Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Пыскып яткан төпчектән - олы каза

Нәни тәмәке төпчеге олы янгын чыгуга сәбәпче була аламы? Әлбәттә. Исерек кеше кулындагы сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән дә мәкерлерәк дошман бармы икән әле? Бигрәк тә ул кешенең урында ятып тарту гадәте булса?! Андый янгыннар гап-гади эзлеклелек белән килеп чыга: эчте, тәмәкесен кабызды, ятты, йоклап китте... Кулдан төшеп киткән һәм пыскып яткан...

Нәни тәмәке төпчеге олы янгын чыгуга сәбәпче була аламы? Әлбәттә. Исерек кеше кулындагы сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән дә мәкерлерәк дошман бармы икән әле? Бигрәк тә ул кешенең урында ятып тарту гадәте булса?!

Андый янгыннар гап-гади эзлеклелек белән килеп чыга: эчте, тәмәкесен кабызды, ятты, йоклап китте... Кулдан төшеп киткән һәм пыскып яткан төпчек урын-җирне, яисә төшкән урындагы материалны кыздырып-кабызып җибәрү белән бергә, әкренләп кенә янып яту сәбәпле, бүлмәнең нык төтенләнүенә, яну продуктларының - агулы газларның күпләп бүленеп чыгуына китерә, ә йокыга киткән кеше боларның берсен дә сизми, агулана, еш кына бу хәтта үлем очракларына китереп җиткерә. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ярты сәгать дигәндә янгын чыгуга сәбәп була, аның пыску температурасы Цельсий буенча 400 градуска җитә, мондый термик тәэсир көче тәмәке төпчеге үзе сүнгәннән соң да янгын чыгу ихтималына китерә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре андый янгыннар ны булдырмас өчен күп тырышлык сала. Торак йортларны, аерым хуҗалыкларны, квартирларны тикшереп йөргәндә, алар гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне таләп итәләр. Әмма еш кына хуҗаларның ваемсызлыгына тап булалар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белә торып үтәмәүче, ә инде бәла килгәч, аны белмәмешкә салышучы кешеләр дә күп очрый. Кызганычка, килгән матди зыянны каплау да, гомере вакытсыз өзелгән кешеләрне кайтару да мөмкин эш түгел...
Афәт килмәсен өчен түбәндәге таләпләрне төгәл үтәвегез сорала: өйдә, бигрәк тә урын-җирдә һәм тиз кабынып китә торган материалдан эшләнгән әйберләр янында тәмәке тартмагыз, килгән кунакларыгыздан да шуны таләп итегез; тәмәке савытында сүндермәгән төпчекне куеп калдырмагыз, аның көлен, шырпыларын кәгазьле кәрҗингә, яисә тиз янып китә торган чүпләр салынган чиләккә какмагыз.
Ут ваемсызлыкны кичерми, үзе белән хисаплашмаганнарга җәза бирә - шуны истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса