Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Кулай шартлар күп бездә

Бөгелмә шәһәренә кабаттан эшлекле визит белән "Деловая Россия" вәкилләре килде. Делегация составында "Деловая Россия"нең инжиниринг өлкәсе координаторы Наталья Кириллова, "Пенте Инжиниринг" җәмгыяте директоры Сергей Пентегов һәм Германиянең "Klaus Schaller Consulting&Technologietransfer GmbH" (Берлин) фирмасының генераль директоры Клаус Шаллер бар иде.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат җитәкчесе.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

Делегация алга таба үсеш мөмкинлеге, яңа инновацияләргә тиз төшенүчәнлеге булган предприятиеләрне Бөгелмә муниципаль районы икътисад бүлеге җитәкчесе белән бергә карады. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән очрашуда бу экскурсиягә нәтиҗәләр ясалды. Очрашу барышында район башлыгы, иң беренче эш итеп, кунакларны районыбыз белән таныштырды. Аның тарихын, районның һәм шәһәрнең төп өстенлекләре турында сөйләде.

Бүгенге көндә төп мәсьәлә булып, сәнәгать өлкәсендәге көчне, җитештерүдә булган зур тәҗрибәләрне, бай теоретик базаны, эш резервларын һәм территорияне файдаланып, Бөгелмә районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен яңа җитештерү юнәлешләре булдыру тора. Бу өлкәдә шәһәр җитәкчелеге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарәләре (ведомства), кече шәһәрләр берлеге һәм "Деловая Россия" җәмәгать оешмасы белән бергә эш алып бара.

Наталья Кириллова кече эшмәкәрлек үсешенең мөһимлеген ассызыклап үтте. Бөгелмәдә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Якын киләчәктә металл, агач эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә файдалы һәм табышлы проектлар булдыру планлаштырыла. Бөгелмәгә бүген эшләп килүче оешмаларны, буш мәйданнарны, гомумән, территорияне яхшылап өйрәнү өчен махсус белгечләр җибәреләчәк.

Клаус Шаллер Татарстан Республикасының илнең башка регионнарыннан уңай шартлары белән аерылып торуын билгеләп үзды. "Аэропорт, тимер юл, федераль автомобиль трассалары, уңышлы географик урын, яхшы экология һәм эшмәкәрлек өчен менә дигән шартлар булуы белән Бөгелмә инвестиция өчен бик кулай җир. Алга, үсешкә омтылган эшмәкәрләр булуы да бик сөендерә. Иң мөһим шарт - аларга җирле хакимиятнең булышлык итүе", - диде Клаус Шаллер.

Немец фирмасы директоры үзенең чыгышында дөньяның алга киткән илләрендә икътисад өлкәсенең нигезен кече һәм урта эшмәкәрлек тәшкил итүен, ә аларның үсешенең төп сәбәбе инновацияләрне кулланып эшләүләрендә дигән фикерне дә җиткерде. Бу турыда район башлыгы Илдус Касыймов та билгеләп үтте.

Бөгелмә районы киләчәген Клаус Шаллер азкатлы йортлар төзелеше, мебель фабрикасы эшчәнлегендә яңа юнәлешләр, балыкчылык, ашлама җитештерү үсеше һәм элеккеге аракы заводы урынында яңа эшчәнлек төре булдыру кебек эшләрдә күрә.
Сергей Пентегов, үз чиратында, "Бөгелмә районы һәм шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше концепциясе" дигән эш планы төзергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне барысы да хуплады. Бу көннән башлап, ай саен "Деловая Россия" белән шәһәр җитәкчелеге һәм Бөгелмә эшмәкәрләре тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: delovayarossiya cergeipentegov