Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Комиссия – эштә

Бөгелмә шәһәр хакимиятендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

"Бу эштә бар әйбер әһәмияткә ия.Наркомания күптән социаль чиргә әверелде, ул милли, дини чикләрне белми һәм илдәге демографик хәлгә дә йогынтысы зур. Без бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга тиешбез. Шәһәрдә наркотиклар әйләнешенә чик куярга кирәк", - дип ассызыклады шәһәр мэры, комиссия рәисе Линар Закиров
киңәшмәне ачып җибәргәндә.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Н. Хәйруллина докладында ярты ел эчендә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады. Комиссия, наркоманнар белән беррәттән, алкоголь кулланучылар, эчкечеләргә каршы да көрәш алып бара. Шул рәвешле, җирле дин әһелләре ярдәме белән "Айнык шәһәр" проекты тормышка ашырылган, шәһәр урамнарында сәламәт тормыш алып бару юлын пропагандалый торган рәсемнәр төшерелгән автобуслар йөри, поликлиникада урнаштырылган экраннарда әлеге темага багышланган фильмнар күрсәтелә. Проект Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрен дә кызык-
сындырган. Озакламый, тагын бер "Бердәм эш" проекты нигезендә, укучылар тырышлыгы белән шәһәр ишегалларында төрле чаралар уздырылачак.
Киңәшмәдә шулай ук актуаль булган медицина тикшерүләре, тәртип сагында торучылар белән тыгыз рәвештә эш алып бару юллары, халык арасында наркотикларга каршы көрәш пропагандасын актуальләштерү турында сөйләштеләр.
"Айнык шәһәр" проектын тормышка ашыручылар шәһәр мэрыннан Рәхмәт хатлары алды.
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса