Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Киң күңелле акъәби

Хәтер һәм кайгы көнендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов сугыш ветераны Сорур Фазлый кызы Хәерова белән очрашты.

Ләйсән Вилданова.
Гөлчәчәк Вәлиева фотосы.

... 22 июнь. Таң атып килә. Җәйге авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклый. Кичке уеннан кайткан яшьләрнең дә йокыга яңа талган чагы. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана.

Инде 91 яшьтә булуына карамастан, Сорур Хәерова бу җан өшеткеч көнне, ерак үткәндә калган ул дәһшәтле елларны бүгенгедәй хәтерли. Әйе, аңа бу елларның бөтен авырлыгын кичерергә туры килә. "Сугыш башланды" дигән җан өшеткеч сүзләрне ул өендә вакытта ишетә. Беренче көннәреннән үк ире Галимҗанны сугыш кырына озата, ә үзе, 21 яшьлек яшь әни, яңа туган улын кочаклап кала. Әти-әниләре ярдәменнән ташламыйлар аны: әтисенең йортында яши ул. Сугышның буеннан-буена Бөгелмә госпиталендә рентген бүлмәсендә санитарка булып эшли. "Яралыларны бик күп китерәләр иде, мин гипсларын салдырырга, бәйләргә, күтәрергә булыштым", - ди ул.

Сугыш бетеп, бераз вакыт үткәч, 1946 елда ире хәрби хезмәттән туган якларына әйләнеп кайта. Шулай итеп, аңа газиз ирен, ә улы Альбертка әтисен исән-сау күрү бәхете насыйп була. Немец-фашист илбасарлары белән сугышканда күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен солдат ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сорур апа Хәерова исә шулай ук тылдагы хезмәте өчен "Бөек Ватан сугышында күрсәт-кән тырыш хезмәте өчен" медале иясе. Сорур апа белән мәрхүм Галимҗан абый уңган-булган, тәүфыйклы 3 бала: 1 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген әниләре улы Альберт тәрбиясендә. Улы аңа сәгать саен шылтыратып, көн саен килеп, хәлен белеп, кирәк-ярагын китереп, барысы белән дә тәэмин итеп тора. Килене Даимә дә (рәсемдә Сорур әби белән) шундый матур гаиләгә килен булып төшүенә сөенеп туя алмый. "Безнең әни кебек кешеләр дөньяда бик сирәк. Ул бик киң күңелле, эш сөючән, игелекле, 90 яшенә кадәр бакчасын да карады, табыны да үзе пешергән ризыклардан сыгылып торыр иде. Тормышның ачысын-төчесен күргән әниебезнең озак яшәвенең сере дә яхшы күңелле, кешелекле булуындадыр", - ди ул. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, Сорур әбинең соңгы вакытта бераз хәтере начарая башласа да, ул биш вакыт намазын, догаларын бер генә дә ялгышмыйча укый, берсен дә калдырмаска тырыша икән.

...Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы еллары да шактый артта калган. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар, тылда эшләгән мөхтәрәм затлар һичкайчан онытылмас, һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, киләчәк буыннарга тапшыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса