Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Гомерем – үз кулымда”

"Ялкын" социаль приютында шундый баш астында акция башланып китте. Балалар кеше кыен хәлгә тарыган вакытта ярдәмгә килә, еш кына аларның гомерен саклап кала торган һөнәр ияләре белән очрашалар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Шундый очрашуларның берсендә - шәһәрнең янгын сүндерү частенда "Ялкын"да тәрбияләнүчеләр имин яшәү нигезләре турындагы белемнәрен ныгыттылар; ә эчке эшләр бүлегендә узган очрашуда хокукый белем бирү дәресеннән соң балалар бүлекнең музеенда булдылар, дип хәбәр итә безгә приют директоры Ольга Плеханова. Киләчәктә шундый файдалы һәм кирәкле экскурсияләр "Ашыгыч ярдәм" станциясендә, "Горгаз" оешмасында үткәреләчәк. Балаларның халыкара 8-800-200-122 номерлы "ышаныч телефоны" көненә багышлап аерым бәйрәм оештырылачак. "Ялкын"да кырыс тормыш чынбарлыгы каршында бигрәк тә яклаучысыз калган "үзгә" холыклы балалар тәрбияләнүе беркемгә дә сер түгел. Алар килеп туган проблемаларны чишәргә әзер түгелләр, тирә-юньдәгеләргә дә ышанычлары юк дәрәҗәсендә. Кагыйдә буларак, җинаятьче балалар күбрәк шундыйлар арасыннан чыга, нәкъ менә аларның күпчелеге - тормышта үз урыннарын таба алмыйча интегүчеләр дә. Шуңа күрә дә "хәтәр" һөнәр ияләре белән очрашулар аларның кешеләргә рухи якынаюына ярдәм итә. Олыларга тая-ныч дип караган бала бәхетсезлеккә таба адым ясамаячак. Үз-үзенә ышаныч уяту өчен дә мондый очрашулар бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса