Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Газетага сез бик кирәк

Әйе, газета укучы милләттәшләребез, без сезнең барыгызны да чын күңелдән яратабыз, хөрмәт итәбез. Сез - безне, ягъни "Бөгелмә авазы" газетасын бар итүчеләр, аның өчен янып-көючеләр. Әле кайчан гына Бөгелмә каласында татар басмасын ачу теләге белән җан атып йөргән идек, "Бөгелмә авазы" исеме астында чыгучы газетага да 26 яшь тулып килә...

Әйе, газета укучы милләттәшләребез, без сезнең барыгызны да чын күңелдән яратабыз, хөрмәт итәбез. Сез - безне, ягъни "Бөгелмә авазы" газетасын бар итүчеләр, аның өчен янып-көючеләр. Әле кайчан гына Бөгелмә каласында татар басмасын ачу теләге белән җан атып йөргән идек, "Бөгелмә авазы" исеме астында чыгучы газетага да 26 яшь тулып килә икән, ләбаса. Бик зур сан бит бу, җәмәгать. Тавышы да саллы яңгырый, ярып салып сөйләшергә өйрәнде газета.

Матбугат чыганакларының барысына хас булганча, "Бөгелмә авазы" да үзенең укучысы булмаса, яши алмый. Иң башлап, безне - редакция коллективын сөендереп, газетаны редакциянең үзенә килеп алучыларга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу абый-апалар белән 1-2 минут аралашу да күңелләргә көч-куәт өсти, тормышыбызның караңгы почмакларын яктыртып җибәрә кебек. Аларның барысы да диярлек газетаны чыга башлаган көненнән үк яздырып укучылар.

Икенчедән, газетаны милләттәшләребезнең үзара аралашу мәйданына әверелдереп, "Бөгелмә авазы"на хат-хәбәрләр җибәреп торучы җәмәгатьчелек хәбәрчеләре турында да әйтеп узарга кирәктер. Аларның хәбәрләре басмага җанлылык өсти, халык алдында аның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, киләчәктә дә бергә булыйк, олуг рәхмәтләребез барып ирешсен барыгызга да.

"Бөгелмә авазы" бит әле мәктәп укучыларының иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче дә булып тора. Бу эштә аның роле үтә зур. Мәктәп укучыларының киләчәктә потенциаль газета укучылар булырга тиешлеген истә тотып, газета аеруча шушы юнәлештә эшләүне үзенә максат итеп куйды.

Вакытлы матбугатның гомере кыска, аңа алмашка тагын да куәтлерәк яңа эра - интернет челтәре заманы килә диючеләр булса да, бу дөреслеккә туры килми. Мәдәнияте югары һәр кешенең өстәлендә аның үз газетасы ятарга тиеш, минемчә. Чөнки газетаның һәр санын әледән-әле кулга алып, андагы язмаларны анализларга, кайбер канатлы, матур сүзләрне үз лексиконыңа кертергә була. Әйткәнемчә, газета - ул әле аралашу чыганагы, ике арадагы җанлы элемтә дә.

Кыскасы, "Бөгелмә авазы" сездән башка яши алмый, сезгә дә - газетабызның иң тугрылыклы әбүнәчеләре, бездән башка яшәү күңелсез булыр иде. Димәк, без бер-беребезгә бик кирәк. Шулай булгач, 2017 елда да шатлык-куанычларыбызны уртак итеп, Бөгелмә җирлегендә Тукай телендә - татар телендә "сөйләшүче" газетабызга язылыйк, аны укыйк, аралашып яшик.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса