Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бәйрәм – күңелле ял итүгә сәбәп ул

31 октябрьдә Березовка мәдәният йорты базасында "Бәйрәм культурасы" исеме астында Бөгелмә муниципаль районының авыл клублары хезмәткәрләре семинары узды. Чөнки халыкның ял вакытын күңелле итеп уздыру, бәйрәмнәр оештыру авыл мәдәният хезмәткәрләренең төп эшчәнлеге булып тора.

Любовь ТОМАРОВА,
район мәдәният йорты методисты.

Семинарны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында елның соңгы ике аеның бәйрәмнәргә аеруча бай булуын ассызыклап үтте. "Бигрәк тә Яңа елга алдан ук әзерләнә башларга кирәк", - диде ул.
Семинарга махсус чакырылган Бөгелмә наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные Алия Ситдыйкова "Яшьләр арасында психик актив матдәләр куллануны профилактикалау" дигән темага чыгыш ясады. Ул бигрәк тә зур шәһәрләрдә киң таралган "спайс", "күңел ачучы газ" кебек яңа матдәләр турында мәгълүматлар бирде. Шулай ук, башка елның шушы чоры белән чагыштырганда, Бөгелмәдә наркотикларны артык күп кулланудан үлү очракларының кимүен дә билгеләп узды. А.Ситдыйкованың чыгышы семинарда бик тә актуаль яңгырады, чөнки, барыбызга да билгеле булганча, авыл мәдәният хезмәткәрләре, нигездә, авыл балаларының, яшьләрнең ял вакытын оештыру белән шөгыльләнәләр.

Семинарда катнашучыларга Березовка мәдәният йорты коллективы, үз клубларының 50 еллыгына багышлап, "А нам сегодня - 50" дип исемләнгән юбилей кичәсе тәкъдим иттеләр. Чыннан да, моннан нәкъ 50 ел элек - 1962 елда ук Березовка поселогында клуб эшли башлаган икән. Бу вакыйга ул чорда авыл халкы өчен зур бәйрәм булган.

Бәйрәм кичәсенә исә ветераннар - клубның беренче мөдире Надежда Горечева һәм клуб эше ветераны Александра Самуленко чакырылган иде. Алар шул чор клуб эшчәнлеге турында кызыклы вакыйгаларны искә төшереп сөйләделәр.
Семинарда катнашучылар бу көнне үзара аралашу, күңелле ял итү өчен оештырыла торган бәйрәм кичәләрен уздыру өчен иң беренчел кирәк мәгълүматларны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса