Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрик иттеләр
3 октябрь көнне Бөгелмә районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Роза Головкина һәм Гамилә Харисова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Бәйрәм көнендә Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең җитәкче урынбасары Алла Барышева юбилярларга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен...
3 октябрь көнне Бөгелмә районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Роза Головкина һәм Гамилә Харисова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Бәйрәм көнендә Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең җитәкче урынбасары Алла Барышева юбилярларга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен теләделәр.
Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа