Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә районында Умырзая бәйрәме үтте (+ФОТОЛАР)

Яңа Александровка авыл мәдәният йортында "Адонис" дип исемләнгән район күләмендәге зур мәдәни-экологик чара үтте. Авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" дигән иҗади проект кысаларында шаулап-гөрләп узды. Чарада катнашучы һәм аны тамаша кылучы кунаклар каршында, чын мәгънәсендә "чәчәкләр аланы ачылды": клуб каршындагы территориядә гөләп,...

Яңа Александровка авыл мәдәният йортында "Адонис" дип исемләнгән район күләмендәге зур мәдәни-экологик чара үтте. Авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" дигән иҗади проект кысаларында шаулап-гөрләп узды.

Чарада катнашучы һәм аны тамаша кылучы кунаклар каршында, чын мәгънәсендә "чәчәкләр аланы ачылды": клуб каршындагы территориядә гөләп, мәк, күкчәчәк, башка төрле күп чәчәкләрне һәм, билгеле инде, тантананың төп билгесе, Яңа Александровка авылы җирлегенең символы саналган "адонис"ны күрергә мөмкин иде.

Яңа Александровка авылында "Адонис урманы" дигән дәүләт табигый тыюлыгы урнашкан. Биредә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең төрләре шактый күп үсә. Шуларның берсе - адонис - сары умырзая. Аны "утчәчәк" дип тә йөртәләр әле.

Яңа Александровка авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О. Булатова, чарада катнашучыларны бу төбәктә кайнар сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Ә тарих укытучысы Р. Санникова Яңа Александровка һәм Иске Казанка авыллары тарихы турында сөйләде.

Яңа Александровка, Подгорный, Соколка авыл мәдәният йортлары иҗат коллективлары, аерым җырчылар һәм нәфис сүз осталарының чыгышлары бу мөһим һәм эчтәлекле мәдәни-экологик чарага чын бәйрәм рухы өстәде. Моннан тыш "Чәчәкләрне танып-беләсеңме?" дигән темага викторина үтте, чәчәк композицияләре төзү сәнгате белән танышу һәм бу өлкәдә осталыкны сынап карау мөмкинлеге бирелде.

Рус, татар, мордва кухнясы ризыкларын тәмләп карау әлеге күркәм чараның үзенә бер ләззәтле мизгелләре булды.

Чараның башыннан ахырына кадәр Яңа Сумароково һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде, теләгән әйберләрне сатып алучылар да табылды. "Яшел аптека"да исә күпләр сары умырзаяның гына түгел, тагын бик күп үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре, хасиятләре турында мәгълүмат алу мөмкинлегеннән файдаландылар.

Елена ӘБДЕЛМӘНОВА,

"Үзәкләштерелгән клублар системасы"

муниципаль бюджет учреждениесе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса