Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Без урманны дәвалыйбыз

Бөгелмә шәһәренең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, "Ритэк" дип атала торган социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында, инвалид балаларны сәламәтләндерүдә бик куәтле этәргеч булып тора торган алым - аларның табигатьтә ял итүен оештыруда төрле юнәлешләр актив кулланыла.

Наталья НУРМӨХӘММӘТОВА,
бүлек мөдире.
"Без - урманны дәвалаучылар" дигән исем астында ерак булмаган урман-парк аланына экологик сәламәтләндерү кроссында катнашырга теләгән балалар җыелды. Бу чара Сәламәтлек бәйрәменнән табигатьне сакларга өйрәнү дәресенә дә әверелде. Чөнки сөйләгән сүзләрне эш-гамәл белән ныгытканда гына "экологик культура", "хезмәт", "әхлак" дигән төшенчәләрне балаларга җиренә җиткереп аңлатырга һәм шуларга бәйле сыйфатларны тәрбияләргә була.
"Чүп-чарны җыеп ал", "Агачлар арасында хоккей", "Сазлык аша узып кит" дип аталган эстафета ярышларын уңышлы төгәлләгәннән соң, балалар агачларны аерырга өйрәнделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырдылар. "Кояшкай", "Бөҗәкләр" кебек күңелле ярышлар вакытында да балалар физик яктан актив хәрәкәтләнделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Урманга кунакка килгәч, анда матур эз калдыру, игелекле гамәл кылу теләге балаларга бигрәк тә ошады. Авыру агачларны табып, аларны бик теләп "дәваладылар": вак ботакларын кистеләр, ярылган-сынган урыннарын бакча "мае" белән майладылар. Мондый киңкырлы эшчәнлек мөмкинлекләре чикле балаларга үзләрен җәмгыятькә файдалы кеше итеп тоярга да этәргеч бирә. Алар үз дөньясына бикләнеп калмыйча, табигатькә дә, башкаларга да, җәмгыятькә дә үзләренең кирәк икәненә ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса