Без дә бардык җыенга
Бөгелмәбезнең Татар мәдәният үзәге үзешчән сәнгать осталары Татарстанда, гомумән, ил күләмендә төрле-төрле колачлы мәдәни чараларда гел катнашып торалар. Дөньяга чыкмыйбыз дип әйтерлек түгел. Быел да, Тарихи һәм мәдәни мирас елында, шундый матур-матур чараларда катнашып, халкыбызның рухи хәзинәсен саклау һәм үстерү эшенә өлешебезне кертергә насыйп булды.
Гөлгенә АВЗАЛОВА.
Бигрәк тә күршеләребез Азнакай районында үткән "Чатыр тауда җыен" дигән төбәкара фольклор фестивалендә катнашуыбыз күңел түребездә бик тирән уелып калды. Без, "Бөгелмә сердәшләре" фольклор ансамбле әһелләре, ул җыенны бергә очрашкан саен искә алабыз, тәэсирләребез белән әле дә уртаклашабыз. Аның оештырылышы да, безгә калса, бик үзенчәлекле иде. Шул ягы белән дә ул бик кызыклы, тәэсирле булды.
Бәйрәм инде тәмам легендага әйләндерелгән Чатыр тавына сәяхәт итүдән башланды. Азнакай үзешчәннәре анда театральләштерелгән манзара күрсәттеләр, тарихи шәхесләребезнең образларын гәүдәләндерделәр, тау-ның күркәм сыйфатлары турында бай мәгълүмат бирделәр. Азнакайлар бу бәйрәмгә хөрмәтле кунак сыйфатында үзләренең данлы якташларын - Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакировны, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Галиевне, шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев һәм башкаларны чакырганнар иде. Алар белән күрешү, аралашу, фикерләшү бәйрәм кунаклары өчен үзе бер бәхет булды. Кунаклар күп килгән иде: Әлмәт, Сарман, Башкортстанның Шаран районыннан, Бөгелмәдән һәм башка төбәкләрдән фольклор коллективлары катнашты. Җыенга Бөгелмәдән, бездән тыш, Техника йортының "Ихлас" фольклор ансамбле дә барды һәм бик лаеклы чыгыш ясады. Без бу җыеннан халкыбыз өчен шатланып, иҗатка зур дәрт алып кайттык.
Тел бер ачылгач, тагын бер хәлне искә алып китмичә булмый. "Чатыр тауда җыен"га баруны оештыру, техника табу бик изалы булды. Бу эштә безгә Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Җәләев, Татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлеге рәисе, "Балкыш" җәмгыяте генераль директоры Хәмзә Мотыйгуллин зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга рәхмәтләребез чиксез. Хәер, баруыбыз да юкка булмады: күршеләребезне күреп, үзебезне - бөгелмәләрне күрсәтеп, җыенда мактаулы III урын яулап, Диплом һәм истәлеккә бүләкләр алып кайттык.
Бәйрәмнәрнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калды уелып.
Рәхмәт әйтәбез сезгә чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Рәсемдә: "Бөгелмә сердәшләре" Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Бөгелмә Һади Атласи исемендәге фондның "Мәгърифәтче" исеме лауреаты Әзһәр Шакиров (уртада); Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шулай ук Һади Атласи исемендәге фондның "Мәгърифәтче" исеме лауреаты, танылган журналист Дамир Асылов белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа