Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бер мандатлы 17 нче Вокзал һәм 18 нче Ягъфәров сайлау округлары буенча III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе хәбәре

2016 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре территориясендә бер мандатлы 17 нче Вокзал һәм 18 нче Ягъфәров сайлау округлары буенча III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлау узды. Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясенең 60 нчы карары (19.09.2016 ел) буенча өстәмә сайлаулар уздырылды һәм гамәлдә дип...

2016 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре территориясендә бер мандатлы 17 нче Вокзал һәм 18 нче Ягъфәров сайлау округлары буенча III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлау узды.

Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясенең 60 нчы карары (19.09.2016 ел) буенча өстәмә сайлаулар уздырылды һәм гамәлдә дип танылды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутатлары итеп бер мандатлы сайлау округларында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган депутатлыкка кандидатлар сайланды.

Бөгелмә шәһәре буенча сайлауда катнашу сайлаучылар исемлегенә кертелгән санның якынча 84 процентын тәшкил итте.

Сайлау нәтиҗәләре түбәндәгечә:

17 нче округ

Әхмәтшин Эдуард Наил улы, "РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ" сәяси партиясе - 687 тавыш (26,72%); Мөхәммәтшин Эдуард Закир улы, "РОССИЯ КОММУНИСТЛАРЫ КОММУНИСТИК ПАРТИЯСЕ" сәяси партиясе - 312 (12,14%); Царев Андрей Александрович, ЛДПР - Россия либераль-демократик партиясе сәяси партиясе - 350 (13,61%); Швецов Михаил Викторович, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясе - 1 196 (46,52%).

18 нче округ

Әбунәгыймов Тимур Рамил улы, ЛДПР - Россия либераль-демократик партиясе сәяси партиясе - 146 (5,15%); Князев Михаил Васильевич, "РОССИЯ КОММУНИСТЛАРЫ КОММУНИС-ТИК ПАРТИЯСЕ" сәяси партиясе - 287 (10,12%); Ризванов Рөстәм Ягъфәр улы, "РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ" сәяси партиясе - 421 (14,84%); Трубаев Петр Владимирович, үз-үзен тәкъдим итүче - 1 921 (67,71%).

Вячеслав Наумов, Бөгелмә шәһәре
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса