Балалар белеп үссен
*Куркынычсызлык айлыгы Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте (ВДПО) Татарстан региональ оешмасының Бөгелмә шәһәр-район бүлегендә, Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, 11 нче "Очкын" ("Искорка") балалар бакчасының өлкән һәм хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалары өчен Ачык ишекләр көне үтте.
Павел АЛЕКСАНДРОВ, инструктор.
Уку классында нәни тыңлаучыларга утның кайсы вакытта кешегә дус, ә кайсы вакытта дошман булуы турында сөйләделәр. Ут чыга калган очрактаүз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы тема дәреснең төп өлеше булды. Балалар иң мөһим саннарны - "01" һәм "112" номерларын искә төшерделәр. Аларга көтелмәгән кыен очрак килеп туган чакларда тагын нинди телефоннарга шылтыратырга мөмкин икәнлеген дә аңлаттылар. Бүлекнең эше турында сөйләгәннәрне балалар да, тәрбиячеләр дә бик кызыксынып тыңладылар, янгын куркынычсызлыгы темасына табышмакларга җаваплар эзләделәр, сәүдә залында янгын сүндерү җиһазларын карадылар, үзләре аңламаган әйберләр турында күп сораулар бирделәр. Аннары балалар янгын сүндерү җиһазларыннан ничек файдаланып була икәнне үз күзләре белән күрделәр. Соңыннан аларга янгынга каршы темага буклетлар таратылды. Очрашуда катнашучылар кызыклы һәм файдалы экскурсиядән бик канәгать калдылар.
Шунысы мөһим, балалар арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм профилактик чаралар уздыру, яшүсмерләрне янгынга каршы чараларга җәлеп итү, янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте (ВДПО) Татарстан региональ оешмасының Бөгелмә шәһәр-район бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсен тәшкил итә. Үсеп җиткәч, арада шушы һөнәрне сайлап, безне сафларны тулыландыручы һәм үзләре дә шушы кирәкле эш белән шөгыльләнүчеләр дә булыр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа