Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Акбаш – Вязовкага, ә Кодаш – Димскәйгә

2011 елда бердәм система булып берләшкән Бөгелмә районы авыллары клубларында күркәм традицияләр аз түгел. Шундыйларның берсе - бер авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең башка авылларга барып, концерт программасы күрсәтү. Соңгы вакытларда мондый гастрольләр аеруча популярлашып китте.

И. ИБӘТУЛЛИНА,
Бөгелмә муниципаль районы үзәкләштерелгән район клублары
системасы директоры.
Петровка авыл мәдәният йортының "Русские узоры" вокаль ансамбле, Кече Бөгелмәдән "Околица" халык ансамбле, Зелёная Роща мәдәният йорты коллективлары башка авылларга концерт белән еш йөриләр. Яңа Александровка, Иске Сумароково үзешчән сәнгать осталары да чит авыллар сәх-нәләрен үз итәләр.
Узган ял көннәрендә генә дә үзешчән коллективларның район буйлап чын турнесы узды: 28 март көнне Акбаш үзешчәннәр коллективы Вязовка тамашачылары хозурына үз программаларын тәкъдим иттеләр, ә 29 март көнне Вязовканыкылар үзләре Яңа Александровкада чыгыш ясадылар;
30 мартта Кодаш артистлары Татар Димскәе тамашачыларының күңелен күрде.
Мондый "мәдәни иҗат үрнәкләре алмашу" чаралары системага керә торган клуб оешмалары арасында иҗади хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыта, район авылларындагы мәдәният учреждениеләрендә үзешчән сәнгатьнең ни дәрәҗәдә оештырылуын чагыштырып карарга мөмкинлек бирә. Үзешчән
артистлар читтә үз сәләтләрен күрсәтергә ашкынып торалар, чыгышларын җентекләп әзерлиләр. Кагыйдә буларак, концертларда яшьләр, үсмерләр бик теләп катнаша, ә димәк, алар буш вакытларын клубта файдалы итеп уздыралар.
Мондый концертлар, кагыйдә буларак, тамашачы белән тулы залларда уза. Шунысы да үзенчәлекле, үзешчәннәр концертларында тамашачы күпкә хәерхаһлырак: алар сәхнәдә дә үз көчен сынаучы хезмәт ияләренә, укучыларга хөрмәт белән карыйлар, алкышларын кызганмыйлар.
Шунысы куанычлы, мондый чаралардан авыл җирлекләре башлыклары да читтә калмыйлар. Җирлек башлыгы Р. Хуҗиев, мәсәлән, Акбаш артистлары белән бергә Вязовкага үзе дә килгән иде. Татар Димскәе башлыгы Р. Зәйнуллин исә Кодаш үзешчәннәре концертында булып, аларга авылдашлары исеменнән ихлас рәхмәт белдерде.
Клублар системасы хезмәткәрләре киләчәктә мондый гастрольләрне районнан читтә дә оештырырга кызыгалар. Оренбург өлкәсе Северный районы
клублары белән дә тыгыз хезмәттәшлек элемтәләре бар, концертларны анда барып кую да планлаштырыла.
Мәдәни тормышта кайнап яшәүче үзешчәннәребезнең һәммәсенә дә Мәдәният елында яңа иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса