31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татар телен нишләтәләр?
Шатлыклы темадан - бик четреклесенә. Соңгы айларда массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә бертуктаусыз татар теле фәненең язмышы турында фикер алышу бара. Дәүләт Советы чираттагы сессиясендә көн тәртибенә кертелмәгән булса да, татар теле фәненең язмышын карап узганнар. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны сәясиләштермәскә чакырды. Бу очракта хисләргә бирелмичә эшләргә...
-
“Яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе: 26-30 яшьлек җитәкчеләр арасында” номинациясендә өченче урынны Лилия Дмитриева яулаган
"Ел лидеры - 2017" республика конкурсына нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз да булуы хакында хәбәр итте район башлыгы Линар Закиров. Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә җиңүчеләр исемлеген атаганнар. Әлеге конкурс лидерлар, балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре арасында уздырыла. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнгән. "Яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе: 26-30 яшьлек җитәкчеләр...
-
3 ноябрендә Бөгелмә Пенсия фонды идарәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә
2017 елның 3 ноябрендә Бөгелмә Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны РФ дәүләт хезмәте порталында ЕСИАга теркәү буенча Ачык ишекләр көне үткәрелә. Үзегез белән паспорт, СНИЛС таныклыгы, кәрәзле телефон алып килүегез сорала. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43 нче йорт (2, 4, 5 нче бүлмәләр).
-
В Татарстане определили лучшие Общественные советы при муниципальных образованиях
На конкурс было подано 36 заявок из 27 районов республики. (Казань, 30 октября, «Татар-информ»). Определились победители конкурса «Лучший Общественный совет при муниципальных образованиях РТ», который был проведен впервые, сообщает пресс-служба ресурсного центра «Перспектива». На конкурс было подано 36 заявок из 27 районов Татарстана. Он проходил по трем номинациям. Так, для...
-
30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу. Традиция буенча бөгелмәлеләр сәясәт корбаннарына Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәл каршына митингка җыелды. Алар арасында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, хакимият вәкилләре, депутатлар, мәктәп укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, репрессия корбаннары,...
-
Шәһәребезнең “СУ-2” микрорайонында урнашкан, "Гаилә" китапханәсе хезмәткәрләре пиар-акция уздырдылар
23 октябрьдә Россиядә Реклама хезмәткәрләре: реклама төзүчеләр, рекла-ма бирүчеләр, маркетологлар, пиар осталары көне билгеләп үтелде. Ильф белән Петровның "Унике урындык" герое Остап Бендер авызыннан әйттергән: "Реклама - сәүдә двигателе ул," - дигән канатлы сүзләре әле дә бик актуаль. Рекламачылар көне - иҗади хезмәткәрләр көне ул. Бу көнне шәһәребезнең "СУ-2" микрорайонында...
-
Бөгелмәдә ярминкәләр дәвам итә
Узган ялларда Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул традиция буенча Ленин урамы, 129 нчы йорт адресы буенча "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә узды. Район башлыгы Линар Закиров аның нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгйлевкә таныштырып узарга кушты. Аның сүзләре буенча, соңгы ярминкәдән 1 миллион 764 мең сумлык...
-
Кодаш авылында "Аулак өй" узды
Инде газетабызда хәбәр иткәнчә, 28 октябрьдә Кодашта "Аулак өй" бәйрәме узды. Чара "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проекты кысаларында оештырылды. Аулак өй - татар, башкорт һәм удмурт халыкларының традицион горефләреннән берсе ул. Борынгы заманнарда, олылар кунакка киткәч, яшҗләр аулак өйгә кич утырырга җыела торган булганнар: кызлар бәйләм бәйләгән, чигү чиккән,...
-
Үткән ялларда Бөгелмә шәһәрендә 83-нче театраль сезоны ачылды
Бөгелмәнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры 83 нче сезонын ачып җибәрде. Гадәттәгечә бөгелмә артистлары тамашачыга премьера күрсәтте. Быел алар П. Гладилинның "Вышел ангел из тумана" трагикомедиясен тәкъдим итте. Режиссеры Петр Орлов. Театр сәнгатен сөючеләр беренчеләрдән булып әлеге тамашаны карый алды. Пьеса абыйлы-энеле бертуганнар тарихы, дөресрәге, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте...