22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Көзге тамаша
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы һәм тәрбияләнүче балаларны чираттагы тапкыр "Көз бәйрәме" шатландырды.
-
Оныкларыма уңышлар юлдаш булсын!
Мин Бөгелмә шәһәрендә 2002 елдан бирле яшим, оныклар тәрбиялим. Илнурым 2 нче урта мәктәптә белем алды, Илсөяр оныгым 4 нче урта мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә - Алтын медальгә тәмамлады. Алар икесе дә мәктәптә әйбәт укыдылар, бер дә борчу китермәделәр.
-
Экстремизмга – юк!
"Экстремизмга - юк!" дип аталган айлык кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының "Радуга" социаль үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Е. Крутякова белән О. Лукашова яшүсмерләр арасында экстремизмга каршы темага профилактик чара уздырдылар. Башта үсмерләрне "Экстремизмга - юк, толерантлыкка - әйе!" дигән теманың асыл төшенчәсе белән таныштырдылар, беренчесенең җәмгыять өчен...
-
Наркотикларсыз тормыш
Әфьюнлы ханымнар Лениногорск шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ханым әфьюн саткан өчен 10 ел гомерен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк. 2008 елда наркотикларны аеруча зур күләмдә саклаган өчен хөкем ителгән бу ханымга карата Бөгелмә шәһәр суды әнә шундый хөкем карары чыгарды. Альбина БАКУНИНА, Россия ФСКН ТР идарәсе матбугат хезмәткәре. Ул узган елның...
-
Кызыллар, Сарылар, Яшелләр...
"Журавушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Л. Барабошкина, М. Кәримова һәм А. Лапшова җитәкчелегендә "Авторинг" ярышларында катнаштылар.
-
Сак булыгыз – һава үзгәрә...
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: көзге һәм кышкы чорда көн, ә димәк, якты вакыт та кыскара, шулай ук һава шартлары да еш үзгәреп торучанга әйләнә, яңгыр, кар яву, томан хәлне гаять кискенләштерә. Караңгыда, җитмәсә юл шартлары яхшы күренми торган томан, явым-төшемнәр вакытында руль артындагыларның аеруча уяу һәм...
-
Галим истәлегенә
2014 елның 10 октябрендә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Анатолий Васильевич Ефремов туган йортта аның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Митингны галимнең туган шәһәре хакимияте һәм мәгариф идарәсе оештырганнар иде.
-
4 һәм 6 ноябрь – бәйрәм көннәре
Ноябрьдә Татарстанда атнаның биш көнендә эшләүчеләр өчен 1, 2, 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрьләр ял көннәре булачак, ә 5 һәм 7 ноябрь - эш көннәре. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, Татарстанда...
-
Юбилей сезоны
Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 80 нче сезонын ачып җибәрде. 17 октябрь көнне тамашачылар Пьер Бомаршеның "Севильский цирюльник" спектаклен тамаша кылдылар. Театр директоры Владислав Юдин билгеләп үткәнчә, узган сезонда тамашачылар өчен 7 премьера спектакле тәкъдим ителгән. Якташларыбыз төрле конкурсларда катнашканнар һәм җиңүләр яулаганнар. "Быелгы сезонны җиде...
-
Программалар турында
Быел Бөгелмә муниципаль районында 24 программа тормышка ашырылган. Аларны башкарып чыгу өчен 566 миллион сум акча үзләштерелгән. Башкарылган эшләр турында БМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәүче Вахит Гарәфетдинов хисап тотты. Шәһәр һәм районда барлык программалар да үтәлгән. Хәзер инде КС-2 документларын тапшыру эше генә калган. Киләсе 2015 елда да мөмкин...
-
Юлларны тәртиптә тоту
20 октябрь көнне "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Беренче чиратта, кар яву сәбәпле, шәһәр һәм район юлларындагы вәзгыятькә зур әһәмият бирелде. Шәһәр урамнарындагы юлларны тәртиптә тоту эше "Дорремстрой" җәмгыятенә /җитәкчесе - Ильяс Бакиров/ йөкләнгән. Тиешле техника һәм эшчеләр белән тәэмин ителгән оешма...
-
Барыбызга да бик кирәк
Сингапурда, җәмәгать, дүрт төрле милләтнең теле дәүләт теле булып санала икән. Моның шулай булырга тиешлеген ассызыклап, бу ил Президенты махсус Указ чыгарган. Бер дә ызгышмыйлар, сугышмыйлар, алар өчен һәр тел кадерле, һәрберсе тәмле. Инде чагыштыру өчен үзебезнең Татарстанны гына алыйк әле. Бездә Сингапурдагының нәкъ киресе күзәтелә. Бар белгәннәре шул: "Нигә...
-
Исемнәре татар фәненә кайтты
17 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы хакимияте һәм политехник техникумы, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә, "Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар: заман, шәхес, чынбарлык" исемле фәнни-гамәли конференция үткәрде.