Мәңге бергә булыйк, Табигать!
Борчылуым булса,
әллә ничек
Тынычландырасың
син кабат.
Юатасың мине,
елатасың мине,
Җырлатасың мине,
Табигать.
Сафлык синдә.
Синдә уйдырма юк.
Синдә барсы чын,
бу - хакыйкать.
Син - иманым минем,
Син - имамым минем,
Син - кыйблам минем,
Табигать.
Нидә синең
тылсымлы серләрең?
Кайдан килә сиңа бу куәт?
Ныгытасың мине,
нык...