Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Матбугат кырында 5 сентябрь көнне башкалабызның "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре киңәшмәгә җыелды. Киңәшмә эшен ТР Прези-денты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов алып барды. Башта җәмгыять җитәкчелегендә булган үзгәрешләр турында җиткерелде. Җыелган җәмәгатькә "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Җәүдәт улы Минәхмәтов тәкъдим ителде. Яңа җитәкче үз алдына куелган...

Матбугат кырында

5 сентябрь көнне башкалабызның "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре киңәшмәгә җыелды. Киңәшмә эшен ТР Прези-денты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов алып барды.

Башта җәмгыять җитәкчелегендә булган үзгәрешләр турында җиткерелде. Җыелган җәмәгатькә "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Җәүдәт улы Минәхмәтов тәкъдим ителде. Яңа җитәкче үз алдына куелган максатлар турында сөйләде, җәмгыятькә кергән филиал вәкилләре белән фикерләрен уртаклашты.

Мәгълүмат кырында барган үзгәрешләр, электрон матбугат киң колач алган шартларда басманы, бигрәк тә, милли газета-журналларны саклап калу, үстерү мәсьәләре күтәрелде. Алар турында филиал директорлары - баш мөхәррирләре фикерләре тыңланды. Республика матбугат кырында көчле көндәшлек шартларында җәмгыять басмаларының югалып калмыйча, уңышлы эшләүләрен тәэмин итү бурычы куелды.

Яңа җитәкче

Җаваплылыгы чикләнгән "БОЗНА" җәмгыятенә генераль директор итеп Игорь Владимирович ПЯТКИН билгеләнде.

И.В.Пяткин 1960 елның 5 сентябрен-дә Камчатка өлкәсенең Усть-Камчатка районында Ключи поселогында туа. Казакъ политехника институтын тәмамлый.
Элек эшләгән урыннары: Алма-Ата шәһәрендә 123 нче номерлы ХМУда элемтә монтажлаучысы, "Крастяжмаш" производство берләшмәсендә инженер-конструктор, комсомолның район комитеты бүлеге мөдире (Красноярск шәһәрендә), Алма-Атаның берничә предприятиесендә инженер-технолог, участок начальнигы, технологик бюро начальнигы, производство начальнигы, директор урынбасары, механик, җыю цехы мастеры, начальник вазифаларын башкаручы.

Аннары ул Уральскида хезмәт итә: "Гидромаш Орион МЖ БХ" заводы" ААҖдә производство буенча директор урынбасары, генераль директор, Украинадагы вәкиллек директоры; "Западно-Казахская машиностроительная компания" җәмгыяте генераль директоры, "Глобус-Стиль" ҖЧҖдә сәүдә бүлеге җитәкчесе (Мәскәү шәһәрендә).
Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.

Салымнар турында

Республикада 7-8 сентябрь көннәрендә "Уку йортларында финанс белеме көне" дип аталган Бөтенроссия акциясе үтә.

Чара дәвамында салым хезмәте белгечләре 200дән артык махсус уку йортларында, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә лекцияләр укый. Әлеге укуларның сентябрь аенда үткәрелүе юкка түгел. Бу чорда югары сыйныф укучылары булачак һөнәрләрен сайлый. Салым хезмәте белгечләре әлеге лекцияләр, бигрәк тә, үз бизнесын ачарга теләгәннәргә ярдәм итәр, дәресләрне тыңлаучылар салымнарын вакытында түләп барыр, кайбер эш бирүчеләрнең мәкерле тозагына эләкмәс дип өметләнәләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса