Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Картада бар шундый район...

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә, Шәһәр көненә багышлап, "Илебез картасында шундый район бар" дип аталган чара узды.

Надежда ЕФИМОВА,
баш китапханәче.

Мультимедиа бенефисы итеп оештырылган бу чара программасында шәһәребез тарихының аерым битләре ачылды, танылган якташларыбыз - кызыклы шәхесләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

XIX-XX гасырларда шәһәребез бизәкләре саналган тарихи һәйкәлләрне барлау фотосурәтләр ярдәмендә башкарылды. Алып баручылар ветераннарны җирле авторларның тарихи китаплары белән дә таныштырдылар. Атап әйткәндә "Комсомол Бугульмы" җыентыгы, В.Г.Сальниковның "Бугульма, 1917...", "Бугульминские монастыри" китаплары тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында кичәне алып баручы А.Нуретдинова белән шушы юлларның авторына аларның күп сораулар яудыруы әлеге теманың гаять актуаль булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса