Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Җан азыгы кирәк кешегә

Бөгелмә үзәкләштерелгән китапханәләр системасына керүче үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге 1995 елның 1 мартыннан эшли башлады.


Айсылу НУРЕТДИНОВА,
бүлек мөдире.

Бүлек үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк кешеләрдә милли үзаңны үстерү, халык традицияләрен һәм гореф гадәтләрен, тарихны, әдәбиятны өйрәнү максатын алга куйды.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге - татар, рус, төрек, гарәп һәм инглиз телендәге 6300 нөсхә басманы туплаган универсаль бүлек ул. Вакытлы матбугат басмаларына да бай: 37 исемдәге газета-журналлар милли басмага игътибар бирүче теләсә нинди зәвыклы укучыны да канәгатьләндерә ала.
Бүлектә туган як тарихы буенча эзләнүләр дә алып барыла, махсус дәресләр, тематик кичәләр, викториналар үткәрелә, мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителә. Күп еллар инде "Шифа" клубы эшләп килә.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге укучыны кызыксындырган әдәби әсәрне табып бирүдә ярдәм күрсәтә, библиографик белешмәләр әзерли, әдәбияттан ничек файдаланырга икәнлекне аңлатып, киңәшләр бирә, күмәк чаралар үткәрә. Шулар белән бер үк вакытта биредә русчадан - татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү, электрон документларны кәгазьгә бастырып чыгару, күчермәсен ясау һәм башка төрле шундый хезмәтләр дә күрсәтелә.
Гомумән, китапханә - бирегә килеп кергән һәр кешене кызыксындырырлык һәм аңа бары тик файда гына китерә торган үзе бер кызыклы һәм бай белем дөньясы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса