Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Гөмбә чоры башланды...

Халыкның яраткан сезоннарыннан берсе - гөмбә чоры башланды. Бу күпләргә табигать белән хозурлану, аның нигъмәте белән сыйлану ләззәте бирү белән бергә, гөмбә яратучылар өчен гаять куркыныч вакыт та санала, агулану ихтималы бар чөнки.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Гөмбәчеләр, яисә башкалар җыйган әзер гөмбәне сатып алырга теләүчеләр берничә кагыйдәне истә тотсын иде:
- бары тик үзегез яхшы белгән, ашарга яраклы гөмбәләрне генә алыгыз. Күп кенә гөмбәләрнең агулы "игезәкләре" барлыгын онытмагыз;
- кәҗә гөмбәсенең бер төре булган "строчок"ларны җыймагыз, алар агулы;
- сатып алган гөмбәләрегез яңа җыелган, төре-төргә аерылган, туфрагыннан, чүп-чарыннан чистартылган, "аяклары" киселмәгән, гөмбәләре вакланмаган булырга тиеш;
- сатучы сата торган гөмбәсенең исемен тәгаен белергә, һәр төр гөмбәне аерып сатарга тиеш;
- маринадланган, пеше-релгән, тозланган гөмбәләрне кулдан сатып алмагыз;
- таныш булмаган, исемен дә белмәгән гөмбәләрне җыймагыз;
- гөмбәне юл читләреннән, предприятиеләр яныннан, сәнәгать калдыклары түгелә торган җирләрдән җыймагыз. Гөмбәләр агулы матдәләрне үзенә тиз сеңдерә, шуны истә тотыгыз. Шәһәрдән никадәр читтәрәк, урманга никадәр эчкәрәк кереп җыйсагыз, гөмбә шулкадәр чистарак булыр.

Гөмбә ашаганнан соң ике сәгатьләп вакыт узуга үзегезне начар хис итә башласагыз, ни эшләргә соң? "Үтәр әле" дип, ваемсыз булмагыз! Ә инде күңел болгану, косу, эч авырту кебек күренешләр 5-6 сәгатьтән соң тотынса, монысы тагын да яманрак. Тиз арада ашказанын юдырту чарасына керешегез: 5-6 стакан кайнаган җылымса суны эчеп бетерергә (сыек кына алсу төстәге марганцовка эретмәсе дә ярый) һәм тел төбенә басып, косып чыгарырга кирәк. Аннары күмер таблеткалары кабыгыз, суны күбрәк эчәргә тырышыгыз.
Игътибар: сөт эчәргә ярамый, ул токсиннарны үзләштерергә ярдәм итә. "Алкогольле эчемлек эчү файдалы", - диючеләр дә ялгыша: киресенчә, гөмбә агуы аның ярдәмендә организмга тизрәк тарала гына!
Агулануның ахыры бик аяныч булып бетү ихтималы зур булганга күрә, "агуландым бугай" дигән әз генә шик тууга, иң яхшысы - табибка мөрәҗәгать итү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса