Ул – төзүче дә, язучы да
Үзәк район хастаханәсе, автовокзал, Техника йорты, аэропорт, балалар хастаханәсе, Универмаг, 1 нче һәм 11 нче урта мәктәп, "Бөгелмә" кунакханәсе биналары һәм башка Бөгелмә шәһәре өчен зур әһәмияткә ия булган корылмаларны нәрсә берләштерә? Әлбәттә инде, "Татнефтегеофизика" җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фазыл Нурислам улы Мөлеков.