Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Котлаулар

Рафаил НУРМӨХӘММӘТОВ, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы. Уңышлары һәм җитешсезлекләре белән тагын бер ел артта калды. Яңа ел таңында узган ел дәвамында башкарылган эшләргә, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясау, бәя бирү гадәткә кергән. Үткән елда да һәркемнең тормышында куанычлы мизгелләр аз булмагандыр: кемдер яңа фатирларга күчте, гаилә корып җибәрде, сабыйлар дөньяга килде... Хөрмәтле...

Рафаил НУРМӨХӘММӘТОВ,
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы.

Уңышлары һәм җитешсезлекләре белән тагын бер ел артта калды. Яңа ел таңында узган ел дәвамында башкарылган эшләргә, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясау, бәя бирү гадәткә кергән. Үткән елда да һәркемнең тормышында куанычлы мизгелләр аз булмагандыр: кемдер яңа фатирларга күчте, гаилә корып җибәрде, сабыйлар дөньяга килде... Хөрмәтле бөгелмәләр, киләсе 2012 елның да һәммәбезгә карата мәрхәмәтле булуын телик. Яңа ел барыбызга да зур шатлыклар, бәхет-куанычлар китерсен!

Хәмзә МОТЫЙГУЛЛИН,
"БАЛКЫШ" җәмгыяте генераль директоры,
Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе.

Газиз милләттәшләр! Сезне ихластан Яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык тулы көннәр, матди һәм рухи байлыклар, күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәрбарчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
Бәйрәмнәр мөбарәк, ризык тулы өстәлләр түгәрәк, күңелләр күтәренке булсын. Йөрәктәге мәрхәмәт нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Эшләрегез уң булсын, гаиләгездә бәхет учагы гел балкып торсын.

Ринат ХАРИСОВ,
"ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты.

Узып баручы елда Бөгелмә лаеклы итеп 230 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм шәһәрдәшләребезнең максаты ачык, нияте изге икәнен тагын бар кат раслады. Хезмәт коллективларының алтын баганасы - эшчеләребез сынатмыйлар, республикабыз һәм шәһәребез казанышларын арттыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
Тормыш кыенлыкларына бирешмик, халкыбызның бай рухи мирасын киләчәк буыннарга җиткерүгә бар көчебезне бирик.
Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Шәхси тормышыгызда, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын. 2012 ел һәммәгезгә дә бәхетләр, сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен!

Иршат ИЗМАЙЛОВ,
"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" муниципаль
бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы.

Гомеребезнең тагын бер елы тарихка китеп бара. Бусагада - 2012 ел. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм! Яңа ел барлык өметләрегезне акласын, күркәм эшләр һәм матур үзгәрешләр елы булсын, бигрәк тә - халык имин яшәсен. Аларга сәламәтлекләренә сак карауларын
телим.
Өйләрегездә иминлек, картлыкны хөрмәт итү, яшьләрне аңлау хакимлек итсен иде. Яңа елның һәр туар көнен мәхәббәт, шатлык , өмет белән каршылагыз.

Фәрит ГАТИН,
Бөгелмә муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Кадерле якташларымны Яңа ел белән ихлас котлыйм! Һәммәгезгә сәламәтлек, бәхет телим!
Яңа елда, бәйрәмдә генә түгел, ә ел дәвамында, һәркем үзенең бу тормышта кирәклеген тоеп, үз урыны барлыгын белеп, якты өметләрнең, матур хыялларның гамәлгә ашарына тирән ышаныч белән һәм игелекле эшләр эшләп яшәсен иде: балаларга, яшьләргә яңа юллар ачылсын, хезмәттә булганнарга тотрыклы эш һәм лаеклы хезмәт хакы насыйп булсын, өлкәннәребезгә якыннарының, газизләренең җан җылысы, игътибары артсын. Дөньялар тыныч, илләр имин, тормыш мул булсын - һәрбер кеше, һәрбер сайлаучы җитди фикер йөртеп, тирәнтен уйлап, алдагы сайлауларда нәкъ менә шушы юлны сайласын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса