Һәр гаилә уңай якка үзгәрешләр тойсын
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры-2011" Бөтенроссия бәйгесенең "Нәтиҗәле социаль сәясәт" номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Экономистлар йортында узды.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең
матбугат җитәкчесе.
Тантаналы чарада дәүләтебезнең югары җитәкче һәм эшлекле даи-рәләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, галимнәр һәм башкалар катнашты. Жюри рәисе РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ю.Росляк иде.
Бәйге Россия Ирекле икътисади җәмгыяте, Халыкара менеджмент академиясе инициативасы буенча РФ Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы ярдәме белән уздырылды.
Төп максат дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә аеруча уңыш-лы эшләүче перспективалы җитәкчеләрне ачык-лау, нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсен тарату, җи-тәкчеләрнең профессиональлеген үстерү, гражданлык җәмгыяте институтлары белән баг-ланышларны ныгыту, җи-тәкченең уңай образын тудыру, идарәче кадрлар хәзерләү проблемаларына игътибарны юнәлтү, иң яхшы дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләр турында мәгълүматлар банкы булдыру иде.
Илдус Әсгать улы Касыймов болай диде:
"Бу бүләк - киеренке хезмәтләре белән икътисадның, социаль өл-кәнең үсешен, гражданнар тормышының сыйфат ягыннан яхшыруын тәэмин итә торган меңнәрчә бө-гелмәләрнең бүләге. Бүген без киләчәккә зур планнар белән яшибез - без инновацион икътисад тө-зергә, демократик институтларны үстерергә тиешбез. Шул ук вакытта кеше - күпмилләтле шәһә-ребезнең һәрбер гражданины игътибар үзәгендә булачак. Бөгелмәдәге гаиләләр үз тормышында уңай якка үзгәрешләр тоярга тиеш - эшебезнең төп мәгънәсе һәм максаты әнә шул".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа