Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар!

Кадерле якташлар! Менә 2011 ел да тарих төпкеленә китеп бара. Туган ягыбыз елъязмасында 2011 ел зур юбилейлар елы буларак язылып калды: Бөгелмә - 230, Бөгелмә тимер юл станциясе 100 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу елда без төп социаль программаларны үтәп чыга алдык. Күп кенә гаиләләр һәм хөрмәтле ветераннарыбыз Яңа елны яңа фатирларда каршылый. Капиталь төзелеш программасының уңышлы эшләвенә күрә, күпквартирлы йортлар яңа сулыш ала. Бала туу арта. Спортчыларыбыз, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, талантлы балаларыбыз безне сөендереп тора.

2011 елда икътисади үсеш билгеләре пәйда булды, хезмәт базарында хәлләр яхшыра төште. Икътисадта кече эшмәкәрлек-нең өлеше дә торган саен ныграк сизелә. Инвесторлар җәлеп итү эше уңышлы бара. Гаилә фермаларын үстерү хисабына агросәнәгать комплексы ныграк колач җәя.

Бу уңай үзгәрешләр яңа 2012 елда, рес-публикабыз һәм илебез сәяси үсешнең мөһим этабына аяк баскан елда да дәвам иттереләчәк.

4 декабрьдә 6 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булып узды. Мартта илбашы сайлаячакбыз. Бергә булсак, барысы да яхшы булыр. Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, планнар корабыз.

Бусагада торган Яңа ел мөһим вакыйгаларга, кызыклы эшләргә бай булачак. Бөгелмәләрне һәм шәһәребез кунакларын матур гаилә бәйрәме - Яңа ел белән ихлас котлыйм! Яңа ел Сезгә яңа юллар ачсын, изге ниятләрегез, хыялларыгыз гамәлгә ашсын, иминлек һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Аерым кешеләрнең, гаиләләрнең уңышы - сөекле Бөгелмәбезнең дә уңышы бит ул. Яңа 2012 ел белән!

Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1