Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Яңа ел күчтәнәче

Яңа ел бәйрәмен бүләксез күз алдына да китереп булмый. 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Никита Кочкин компьютер турында хыялланган. 28 декабрь көнне аның хыялын "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры Ринат Харисов тормышка ашырды. Никита исә бу бүләккә чынлап та лаек укучы.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Кочкиннар гаиләсе - күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр исәбендә. Алар гаиләдә өчәү: Никитаның игезәк туганы Настя һәм кечкенә сеңелләре Даша. "Никита һәм Настя - мәктәпнең горурлыгы, алар башкалардан намуслы булулары белән бигрәк тә аерылып торалар", - ди сыйныф җитәкчеләре Флера Гыйниятуллина.

Яшь булуларына карамастан, алар инде, күп олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулаганнар. Никита быел тарих фәне олимпиадасында җиңгән, ТИН буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, математика фәне буенча уздырылган фәнни-практик конференциядә яхшы чыгыш ясаган һәм бүләккә лаек булган. "Ул - конкурсларда район гына түгел, ә республика данын да яклап чыккан укучыбыз. Алга таба да безне үзенең уңышлары белән сөендерер дип ышанып калабыз", - диде Флера Гыйниятуллина.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте вәкиле - генераль директор урынбасары Атлас Әсәтов Кочкиннар гаиләсенә компьютер документларын тапшырды /рәсемдә/. Ком­пьютерның үзен өйлә­ре­нә китерәчәкләре турын­­­­да әйтте.

Мәктәп директоры Алексей Кузнецов: "Лаеклыларга шундый зур бүләкләр тапшыру башкаларга да тырышып укыр өчен этәргеч булыр, бер ел үткәннән соң сезнең исемнәр дә шундый горурлык белән яңгырар дип уйлыйм", - дип, Никита белән Настя укыган сыйныфка мөрәҗәгать итте. Алексей Кузнецов мәктәп исеменнән Кочкиннар гаиләсенә, матди яктан ярдәм күрсәтер өчен, укытучылар көче белән җыелган акчалата бүләк тапшырды.

Кочкиннар гаиләсе яр­дәм кулы сузучыларның барысына да, шул исәптән "ТНГ-Групп" җәмгыятенә зур рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса