17 август 2016 яңалыклары
-
Мәдәни чараларга рәхим итегез! (22 – 28 августта шәһәрдә узачак мәдәни чаралар)
Татар мәдәният үзәгендә Атна дәвамында - "Табигатьнең серле мизгелләре" - Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары күргәзмәсе эшли. 26 августта - "Алар - безнең горурлыгыбыз". "Кызыклы очрашулар" клубында музыкаль программа. Үзәк балалар китапханәсендә Атна дәвамында - ""Җәйге көндә уку рәхәт". Ачык һавада китап уку мөмкинлеге. Я. Гашек музеенда 24 августтан - "Бөгелмә...
-
Сыйфатсыз бензинны кайсы “заправка”лар сата? (ИСЕМЛЕК)
Ялган бензин сатучыларның эше хәзер капчыкта ятмый. Сыйфатсыз ягулык турында халык махсус "кайнар" линия телефоны буенча шалтырата ала. Шулай ук махсус оешма Татарстанда автомобиль ягулык станцияләрендә сатылган мотор ягулыгын атна саен тикшерә. Бер ай дәвамында ягулыкның 100гә якын пробасы алына, елына бу сан 1300дән артып китә. Мисал өчен, 2016 елның...
-
Татарстанда 11 айлык сабый янып үлгән
Фаҗига бүген Түбән Каманың "Нефтехимик" бакчалары территориясендә була. МЧС хәбәр итүенчә, янгын дача йортларының берсендә чыккан. Өйдә 3 бала белән 31 яшьлек хатын-кыз булган. Балаларның иң кечкенәсенә 11 ай гына. Янгын башланганда сабый икенче бүлмәдә йоклаган була. Ишекнең пластигы эрү сәбәпле, әни кеше бүлмәгә берничек тә керә алмый, көч-хәл белән...
-
Татарстанда суфи чикерткәләре (богомол) барлыкка килгән
"Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Альберт Галиев Алабуга махсус экономик зонасында янәдән суфи чикерткә табылды дип хәбәр итте. Вакыйгага тулырак шәрехләүне "Яңа Кама" газетасы бирде. Җәй җитү белән безнең җирлектә елдан ел суфи чикерткәләрнең ешрак күренә башлавы гадәттән тыш очрак түгел. "Дөресен генә әйткәндә, таң калырлык берни дә юк....