10 май 2017 яңалыклары
-
Бүген – Бәраәт кичәсе: киләчәк бер ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер
Бүген кояш баегач, мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Киләчәк бер ел эчендә бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер...
-
Магнит давыллары көтелә
11-17 майда магнит давыллары көтелә, дип кисәтә белгечләр. Метеосизгерлеге югары булган кешеләр бу көннәрдә озак вакытка сузылган көчле баш авыртуларга, кан басымы уйнаклавына, йокысызлыкка, буыннар һәм мускуллар авыртуына, эч пошуга зарланырга мөмкин. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз! http://shahrikazan.com/
-
Элвин Грей ашыгыч рәвештә хастаханәгә эләккән: йөрәге тоткан, диләр [+ФОТО]
Татарстан белән Башкортсан районнары буенча актив рәвештә гастрольләрдә булган, соңгы арада телләрдән төшмәүче популяр җырчы Элвин Грей хастаханәгә эләккән. Йөрәге тоткан дигән хәбәр интернетта яшен тизлеге белән таралды. Баксаң, Элвинның кан басымы кинәт кенә күтәрелеп киткән икән. Гаҗәп түгел, көне-төне тулы аншлаг белән сәхнәдә чапкан артистның аруы бик ихтимал. Җырчыга...
-
"Безнең тату гаилә" бәйгесенә Бөгелмәдән Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар гаиләсе кушылды
"Безнең тату гаилә" бәйгесенә Бөгелмәдән Резеда һәм Рамил Нусамиевлар гаиләсе кушылды. Әлеге тату гаилә фотода кызлары Амелия белән. Дуслар, вакыт бик аз калып бара! Сездән дә тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон...
-
Президент – Бөгелмә районында
Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Эшлекле сәфәр язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу максаты белән барды. Аның белән очрашуга күрше район башлыклары, инвесторлар, авыл җирлекләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре килгән иде. Очрашу Ефановка авылы янындагы "ПлемРепродукт" җәмгыяте территориясендә узды. Рөстәм Миңнеханов...
-
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен олыладылар (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм мәҗлесе узды. Күркәм чарада шәһәр һәм районыбыз имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, барлык мәчетләр имамнары, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре - диаспоралар җитәкчеләре катнашты һәм өлкәннәрне тәбрикләп, җылы чыгышлар ясады. Сугыш кырларында гомерләре өзелгән, тылда гомерләре өзелгән кардәшләребез...
-
Татфондбанк башлыгын ашыгыч рәвештә СИЗОдан хастаханәгә күчергәннәр
Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинны экстрен рәвештә, сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, СИЗОдан хастаханәгә күчергәннәр. Бу хакта чәршәмбе көнне Татарстан буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хәбәр итте, дип җиткерә Риа-Новости. Казанның Совет район суды 3 мартта Мусинга карата 16 апрельгә кадәр сак астында тоту карарын кабул иткән иде. Мусин Россия Тикшерү...
-
Бөгелмә волонтерлары ветераннарга бүләкләр тапшырды (+ФОТОЛАР)
Җиңү бәйрәме алдыннан "Дари Добро Просто Так" оешмасы волентерлары хәйрия акцияләренә йомгак ясап, Бөгелмәнең ялгыз ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләделәр: азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләреннән җыелган бүләк пакетларын тапшырдылар. Акция кысаларында 9 300 сум акча җыелды, теләге булганнар шулай ук, чәй, тәм-томнар, химия әйберләре алып килде. 8 бүләк "Радуга" халыкка...
-
В Мамадыше в День Победы ключи от новых квартир получили 15 семей
Квартиры получены по программе «Арендное жилье», сообщает ИА «Татар-информ». Торжественное заселение 4-х квартирных арендных жилых домов состоялось по улице Набережная поселка совхоза "Мамадышский". Ключи от нового жилья новоселам вручил глава Мамадышского района Анатолий Иванов. Среди новоселов работники бюджетных учреждений и частных организаций, Мамадышской ЦРБ, Мамадышского лесничества, «УК Просто Молоко», «Татспиртпром»....
-
Май ае безне иркәләми
Май ае быел салкын булачак. Белгечләр көннәрнең җылынуы 18-19 майлардан башланачак, диләр. Температура +18; +20 градус нәкъ менә шушы көннәрдә булачак. Аңа кадәр яңгырлы, салкын җилле һава торышы сакланачак. Бүген уртача температура көндез +15 , алдагы көннәрдә +7; +10 градус чамасы җылылык булуы көтелә.Яңгырлар явачак, синоптиклар урыны белән көчле, яшенле...
-
Россиядә аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр
Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта "Известия" яза. Крупнов идеясе буенча, "Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты...
-
“Макдоналдс” рестораннары өчен күмәчләр пешерүче оешмага “Хәләл” стандарты сертификаты бирелде
«Ист Болт Рус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Мәскәүдә урнашкан. Ул - "Макдоналдс" рестораннары өчен күмәчләр пешерүче оешма. Әлеге предприятиедә Россия мөфтиләре Советының Халыкара "Хәләл" стандарты һәм сертификация үзәгенең сертификация бүлеге җитәкчесе Р.Зарипов булып, аудит уздырган. Ул чимал һәм әзер продукция, җитештерү мәйданчыкларын, документларын караган. "Хәләл" стандарты буенча инструктаж уздырылган. Нәтиҗәдә оешмага...
-
Ветераннарның иң зур хыялы – тынычлык
Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Барыбызның да күңеленә якын бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Майга әзерлек эшләре күпкә алдан башлана. Ветераннарның саны елдан-ел кими бара, һәм аларга рухи ярдәм белән бергә, матди булышлык та күрсәтергә кирәк. Башка күп кенә предприятиеләрнеке кебек үк, «Татспиртпром»ның да шефлыкка алган ветераннары...
-
Сак булыгыз: вируслы сөт!
Федераль хезмәт өлкәсендә күзәтчелек, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе (Роспотребнадзор ) энцефалит талпаны таралган районнарда вак мөгезле терлек сөтен кайнатып эчәргә киңәш итә. Талпаннан зыян күргән хайванның сөте йогышлы булырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости. Ропотребнадзор белгечләре белдергәнчә, талпаннар вак мөгезле терлеккә көтүдә эләгә ала. Әгәр талпан...