10 март 2016 яңалыклары
-
Март аена йолдызлар фаразы
2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак. Кучкар. Март башында сезне өйдәге "һава торышы" сөендерер. Эштән кайтуыгызны өегездә түземсезлек белән көтеп торачаклар. Әгәр ялгыз булсагыз, әти-әниегез яки туганнарыгызның хәлен белү...
-
Мөселманнар ярышты
5 март көнне ут-күршеләребез Баулы шәһәрендә мөселманнар үзара көч сынашты. Инде матур традициягә әверелгән волейбол ярышлары анда быел дүртенче мәртәбә уздырылды. Ярышларда республикабызның көньяк-көнчыгышы районнарыннан алты команда вәкилләре үзара көч сынашты. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкчелегендә чыгыш ясаган команда вәкилләре призлы 3 нче урын яулады. Җиңүче...
-
Кыш белән хушлашу
Хөрмәтле бөгелмәләр! 13 мартта сәгать 10да Балалар паркында (Ленин урамы) "Масленица" бәйрәменә - Кыш белән хушлашуга багышланган сәхнәләштерелгән тамаша карарга рәхим итегез! Программада: шәһәребезнең танылган иҗат коллективлары чыгышы, кул эшләре күргәзмәсе һәм әйберләрне сатып алу мөмкинлеге, күңелле уеннар, мавыктыргыч ярышлар, кызыклы бәйгеләр.
-
Ярдәм сораучы булмаган
9 мартта кичке сәгать 5 тулганда Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. 5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән төтен чыкканны күреп, күршеләре хәбәр иткән. Өйдә кеше булмый. Ут алгы бүлмәдә үрләп килә. Күрше-тирәләрдә дә ярдәм сораучы булмый. Хәбәр алынуга 6 минут...
-
Ай тотылган төндә...
Кичә, 9 март көнне, кояш тотылды. Бу манзараны Индонезия халкы карый алды. 2016 елда кояш тотылуы тагын 1 сентябрьдә көтелә. Ә менә 23 март көнне ай тотылачак. Шушы ук хәл 18 август белән 16 сентябрьдә кабатланачак. Бу көннәрдә туган-тумачаларыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз. Белгечләр әйтүе буенча, кояш тотылуы тормышта ниндидер циклның...
-
Маллардагы лейкоз кеше өчен куркынычмы?
Лейкоз проблемасы гасыр ярым инде белгечләр өчен дә, галимнәр өчен дә, медицина өлкәсе өчен дә борчулы тема булып кала, чөнки ветеринариядә әлеге проблеманың актуальлеге һич кимемәгән әле. Мөгезле эре терлекләр арасында бу аеруча киң таралган чирләрнең берсе санала һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларында да, терлекчелек киң үсеш алган чит илләрдә...
-
Бөгелмәдә “Без Тукайны укыйбыз” бәйгесе оештырыла
Һәр халыкның билгеле бер дәвердә үз ШАГЫЙРЕ туа. Нәкъ менә ул милләтенең, хвалкының бөтен җанын, чынбарлыгын, асылын чагылдыру, аңлату, ачып салу миссиясен башкара. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасырларда Италияле - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Россиядә - Пушкин, ә менә татар халкында шигърияте халыкның күңелендәге дулкыннар...