Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бөгелмәнең көрәш сарае - Татарстанда иң яхшылардан

Моннан бер ел элек «Факел» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында яңа Көрәш сарае үз ишекләрен ачты, анда биш яшьтән алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр шөгыльләнә.

Ул республика программасы буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен төзелгән иде. Ул-Россиянең атказанган тренеры Рәис Садыйков җитәкчелегендә эшләп килә. Интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр грек-рим көрәше буенча төрле республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясыөйлар. Алар арасында сурдлимпия уеннарының ике тапкыр чемпион булган Эдуард Ширазданов, яшүсмерләр арасында өч тапкыр дөнья беренчелеге җиңүчесе Ленур Абдуллин, дөнья ярышларының алтын медалисты Евгений Семенин, дөнья һәм Европа чемпионы Исмәгыйл Насрулаев һәм башкалар бар.

Бүген Бөгелмә көрәш залы – Татарстанда иң яхшыларның берсе һәм республиканың көньяк-көнчыгышында бердәнбер. Грек-рим көрәше белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Зур бинада дүрт келәм, яхшы яктырту бар, өстәвенә, ул кояш ягында урнашкан. Урыннар һәркемгә җитәрлек, һәм бу бик мөһим – балалар җәрәхәтләнми. Биредә үк егетләр билбау көрәше буенча дәресләр дә үткәрәләр. Залда заманча җылыту системасы бар. Киенү – чишенү бүлмәләре, душ кабиналары һәм санузеллар җитәрлек күләмдә. Тренировкалардан соң үзеңне тәртипкә китерү өчен озак көтәргә туры килми. Башка шәһәрләрдән килгән спортчылар һәм җанатарлар биредәге шартларга соклана, ләкин шуның белән бергә мондый матур залда трибуналар булмавына бераз аптырыйлар да. Сүз уңаеннан, яхшы шартлар һәм тәртип тәрбияләнүчеләрнең үзләре тарафыннан хуплана. Тренерлар даими рәвештә милекне һәм спорт инвентарьларын саклау буенча инструктаж үткәрәләр.

Зал эшли башлауга, грек-рим көрәше белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны шактый арткан. Күнегүләргә көн саен 120 дән артык бала йөри.

Сергей БРЮХАЧЕВ

«Бугульминская газета»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса