Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Җырла, Бәширә!

Шушы көннәрдә якташыбыз, халкыбызның, чын мәгънәсендә, сөекле җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Бәширә Насыйрова чираттагы туган көнен билгеләп үтте. Үзе әйтмешли, "Карабашның текә тау битләрендә тәгәрәп үскән, тау холкын үзенә сеңдергән горур, шул ук вакытта нечкә-моңлы кешегә" бүгенге тормышта, катлаулы шоу-бизнес дөньясында эш итү һич кенә дә җиңел бирелмидер. Әмма...

Шушы көннәрдә якташыбыз, халкыбызның, чын мәгънәсендә, сөекле җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Бәширә Насыйрова чираттагы туган көнен билгеләп үтте.

Үзе әйтмешли, "Карабашның текә тау битләрендә тәгәрәп үскән, тау холкын үзенә сеңдергән горур, шул ук вакытта нечкә-моңлы кешегә" бүгенге тормышта, катлаулы шоу-бизнес дөньясында эш итү һич кенә дә җиңел бирелмидер. Әмма без һәм аның меңләгән тыңлаучысы җырчыбызның һәр башкарган җырын "хит" дип кабул итәбез, бәгырьләрне телгәли, күңелләрне сафландыра торган тирән, чиста, халыкчан моңы өчен яратабыз. Ббез, редакция хезмәткәрләре, аңа барлык бөгелмәлеләр исеменнән киләчәктә дә эстрадабыз күгендә бүгенгедәй иң якты йолдыз булып балкуын, сүрелмәс-саекмас иҗади илһам, иң мөһиме, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса