Әйдә, йөрергә чык!
9 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсенең уку залы хезмәткәре Светлана Клецова белән сәнгать бүлеге китапханәчесе Татьяна Салун Кызыл Армия урамындагы С. Морозов исемендәге паркта шәһәрдәшләр һәм килгән кунаклар өчен гаять кызыклы һәм үзенчәлекле чара уздырдылар. "Әйдә, йөрергә чык!" дип атала иде ул. "Бәйрәм табыны" дип аталагна викторина тәмле ашарга...
9 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсенең уку залы хезмәткәре Светлана Клецова белән сәнгать бүлеге китапханәчесе Татьяна Салун Кызыл Армия урамындагы С. Морозов исемендәге паркта шәһәрдәшләр һәм килгән кунаклар өчен гаять кызыклы һәм үзенчәлекле чара уздырдылар. "Әйдә, йөрергә чык!" дип атала иде ул.
"Бәйрәм табыны" дип аталагна викторина тәмле ашарга яратучылар өчен үзе бер зур шатлык булды. Яңа ел табынының төп исмволы булып, Россиядә "Оливье" салаты санала, ә менә Молдавиядә Яңа елны традицион кукуруз боткасы - "Мамалыга" пешереп каршылыйлар икән. Аны тастымалга салып табынга чыгаралар һәм, кунаклар санына карап, җеп белән тигезләп бүлеп, өләшәләр. Нидерланда Яңа ел "слем" - кайнар сөткә чәй, шикәр, лимон кабыгы, дарчин (корица), зәгъфран салып әзерләнгән эчемлектән башланып китә.
Викторина сорауларында чыршының кайда туганлыгы, аның тирәли нинди бию башкарылганлыгы, кемнең чыршы янында чабулап йөрүе турындагы һәм башка күп кенә кызыклы сораулар бар иде.
Әйе, Яңа ел һәркемнең үз гаиләсендә башланып китсә дә:
- Безнең китапханәдә ел әйләнәсәнә бәйрәм рухы тантана итә, кешенең кәефен күтәрү - безнең эш ул! - ди китапханә хезмәткәрләре.
Светлана КЛЕЦОВА,
уку залының әйдәп баручы белгече.
Татьяна Салун фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа