Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе: 26-30 яшьлек җитәкчеләр арасында” номинациясендә өченче урынны Лилия Дмитриева яулаган

"Ел лидеры - 2017" республика конкурсына нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз да булуы хакында хәбәр итте район башлыгы Линар Закиров. Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә җиңүчеләр исемлеген атаганнар. Әлеге конкурс лидерлар, балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре арасында уздырыла. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнгән. "Яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе: 26-30 яшьлек җитәкчеләр...

"Ел лидеры - 2017" республика конкурсына нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз да булуы хакында хәбәр итте район башлыгы Линар Закиров.

Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә җиңүчеләр исемлеген атаганнар. Әлеге конкурс лидерлар, балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре арасында уздырыла. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнгән.

"Яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе: 26-30 яшьлек җитәкчеләр арасында" номинациясендә өченче урынны Лилия Дмитриева яулаган. Ул - "Лидер" дип исемләнгән Бөгелмә машина төзелеш техникумы студентлары берләшмәсе җитәкчесе.

"Мондый чаралар яшь лидерларга үз белемнәрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә", - дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса