Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Яңа елдан – яңа тәртип

Узган 2017 елның 30 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе гамәлдәге "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яңа тәртипнең гамәлдә ничек үтәлүен тикшерү максатында, профилактик рейдлар уздыра башлады инде. Төп үзгәрешләр бу юлы тәмәке тартучыларга кагыла. Хәзер тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән (йорт, квартир, поезд, машина...

Узган 2017 елның 30 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе гамәлдәге "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яңа тәртипнең гамәлдә ничек үтәлүен тикшерү максатында, профилактик рейдлар уздыра башлады инде.

Төп үзгәрешләр бу юлы тәмәке тартучыларга кагыла. Хәзер тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән (йорт, квартир, поезд, машина тәрәзәсеннән һ.б) ыргыту тыела.

Җир кишәрлекләреннән файдаланучылар, аларның хуҗалары, бакчачылык ширкәтләре, дача кооперативлары әгъзалары да территорияләрне чүп-чардан арындырып тору, чистарту, чүп үләннәрне чабу турында даими кайгыртып торырга тиешләр. Ә тагын транспорт инфраструктурасының саклаулы зоналарында утын,печән кибәннәре өеп кую да тыела. Белгечләр әйтүенчә, бу үзгәрешләр язгы-җәйге чорда, эсселәрдә еш күзәтелә торган коры үлән яну, утның табигый тирәлеккә таралу кебек куркынычын киметәчәк.

Янгын сүндерүчеләр белән бергә рейдларга башкарма власть һәм муниципалитетлар вәкилләре дә чыгачак.

Яңа кагыйдәләргә буйсынмаган гаепле кешеләрне 4 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф көтә.

А. ГАЛИЕВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса