Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Вязовка халкына ут кирәк

Бүген, 18 ноябрь көнне Татарстан Республикасының торак пунктларында 800дән артык гражданның үзара салым референдумы уза. Халык референдумга чыгарылган сумманы бирергә я “әйе”, я “юк” дип тавыш бирә. Акча күләмен һәм аларның кая китәчәген алдан билгеләп, кешеләр белән киңәшләшеп, аларны кисәтеп куйганнар.

Бөгелмә районының Восточный, Вязовка, Наратлы һәм Яңа Александровка авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үза.
Вязовка авылында сайлау участогына халык бер туктамый агыла тора. Быел алар Вязовка һәм Коногоровка авылларында ут проблемасын хәл итүгә я "риза", я "риза түгел" дип җавап бирә.


- Вязовка авыл җирлегендә үзара салым референдумы инде өченче тапкыр уза. 2014, 2016 һәм менә быел. 2014 елда референдумга Вязовка авылының кайбер урам юлларын төзекләндерү мәсьәләсе каралды. 2016 елда зиратларның коймаларын торгызырга акча җыелды. Халык референдумнарда актив катнаша. 60%ка якын тавыш бирү яшендәге гражданнар участокка килә. Бүген дә әлеге сәгатькә килүчеләр саны яхшы дип уйлыйм, - дип белдерде 1150нче номерлы сайлау участогы рәисе Гөлсинә Газизова.


2016 елда өч зират коймалары төзекләндерелгән. Христиан, мөселман һәм иске карашлылар зираты. 


- Авылыбызда 700гә якын кеше гомер итә, шуларның 500гә якыны тавыш бирү яшендә. Референдумга 200 сум акча билгелибез. 2016 елда зират коймаларын торгызырга халыктан 68 мең акча җыелды. Дәүләт өстәгәч, ул акча күләме 340 сумга җитте. Бу акчага без коймалар торгызып кына калмадык, ә кораллар өчен кечкенә йортлар, чүп урыннары, бәдрәфләр торгызып куйдык. Мөселман зираты тауда урнашкан. Кышын җир бик каты туңа анда, шуңа күрә көчле генератор һәм перфоратор да алдык. Референдумга тавыш бирергә килүчеләр саны елдан-ел арта. Чөнки алар эшләнгән эшне, җыелган акчаларның максаты буенча тотылганын күреп торалар. 200 сум күп түгел, ә эшләнгән эшләр зур, - дип сөйли Вязовка авыл җирлеге башлыгы Виктор Соколов.


Референдум уздыру-уздырмау турында ел башында ук хәл итеп куйганнар. Халык үзе катнашырга теләк белдергән, шуларның күпчелеге авылда урам утларының аз булуына зарланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса