Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Урып-җыюны төгәлләргә вакыт

Апаслар бөртекле культураларны тулысынча җыеп алганнар, Әлки (99 процент), Нурлат (98 процент), Буа (97 процент), Кайбыч (96 процент) районнары хезмәтчәннәре дә урып-җыюны төгәлләп килә.

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен республика районнарында җәмгысе 2 789,2 мең тонна сенаж, 209,5 мең тонна силос әзерләп, сак-лауга куелган.
294,5 мең гектарда (барлык мәй-данның 42 проценты) көзге культуралар чәчелгән.
Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге эшләр торышына килгәндә, 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, районыбыз кырларында 45,1 мең гектар мәйданның 32,4 мең гектарында (барлык мәйданның 72 проценты) 59,7 мең тонна уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 18,5 центнер тәшкил итә. Шул исәптән 15,5 мең тонна сабан бодае, 24,6 мең тонна арпа җыйналган.
Бөгелмә районы терлекчеләре, малларны кышкы шартларда уңышлы кышлатып чыгуны тәэмин итү максатында, 19,3 мең тонна печән, 17,5 мең
тонна сенаж, 4 мең тонна силос әзерләгән. Бу шартлы рәвештә һәр баш терлеккә 17,3 центнер исәбеннән мал азыгы әзерләнгән дигән сүз.
Республикада сөт җитештерү буенча рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан терлекчеләре тәүлегенә 3 148,9 тонна сөт җитештерә. Һәр сыердан уртача 13,4 килограмм сөт савып алына. Бөгелмә районында бу саннар 26,1 һәм 12,4не тәшкил итә.
Быелгы көзге кыр эшләре тәмамланып килә. Киләсе ел уңышын кайгырту максатыннан, Бөгелмә механизаторлары планлаштырылган мәйданнарның
29 процентында (республика буенча 32 процент), ягъни 14,1 мең гектарда җирне эшкәртеп куйган. 6,6 мең гектарда (37 процент) көзге культуралар чәчелгән.
Соңгы атна йомгаклары буенча "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык (җитәкчесе - Харис Әхмәтгәрәев) алдынгылар рәтендә бара. Шушы уңайдан муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов хуҗалыкның урып-җыю алдынгыларына вымпеллар тапшырды, эшләрендә уңышлар теләде.
Районның алдынгы комбайнчылары булып Илдар Шиһапов белән Фәнис Мингалимов танылды. Аларның һәр-берсе 827 тонна ашлык суктырган. Машина йөртүчеләр арасында Радик Шиһапов иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшли - кырдан амбарларга барлыгы 1 264 тонна бөртек ташыган.
Иң уңган терлекче - Ирина Вишневская, ул терлекләрнең тәүлеклек артымын 590 граммга җиткергән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетди-нов әйтүенчә, бодайны җыеп бетерә-се калган. "Солы сугуны тәмамладык, арпа мәйданы да аз гына калды, Кырларда бүген тулы куәткә 120 берәмлек техника эшли, туфракның дымлылыгы 14 - 15 процент", - ди ул көзге урып-җыю эшләре барышын шәрехләп.
Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса