Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән

Бүгенгә Татарстанда 2 111,6 кв.м торак сафка куелган. (Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Бу районнар исемлегенә Питрәч,...

Бүгенгә Татарстанда 2 111,6 кв.м торак сафка куелган.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Бу районнар исемлегенә Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау, Актаныш, Балык Бистәсе, Зәй, Сарман, Арча, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Әлки, Менделеевск, Югары Ослан, Аксубай кергән.

Бүгенгә Татарстанда 2 111,6 кв.м торак сафка куелган, бу узган елдагы кадәр дигән сүз.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтәне Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/09/153969/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса