Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин

Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров белдерде. Әгәр биш көн дәвамында уртача температура 8 градус җылыдан түбәнрәк булса, торак йортларга җылылык бирелергә тиеш, дип искәртте...

Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров белдерде.

Әгәр биш көн дәвамында уртача температура 8 градус җылыдан түбәнрәк булса, торак йортларга җылылык бирелергә тиеш, дип искәртте Насыйров.

"Электрон ММЧ, аерым алганда Gismeteo фаразлаулары буенча 7-10 октябрьдә уртача температура 8 һәм аннан түбәнрәк булачак. Безнең алга 15 сентябрьгә ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен төгәлләү һәм, ихтыяҗ туган очракта, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларына җылылык бирә башлау бурычы куелган. Бу - беренче чиратта. Ел саен бу объектларга җылылыкны уртача температура 8 градустан югары булганда да бирәбез", - дип ассызыклады Насыйров.

Яши торган бүлмәдә температура - 18-24 градус, ә бәдрәф һәм аш бүлмәсендә - 18-26, коридар һәм баскыч мәйданчыклары өчен 12-22 градус җылы норма дип саналуын да искәртте ул.

"Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса