Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар

Чара яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә багышлана. (Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Яшьләр институты" Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында "Бер телдә" дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте...

Чара яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә багышлана.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Яшьләр институты" Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында "Бер телдә" дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты - яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын дини һәм милләтара низагларга җәлеп итү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Конкурс биш номинациядә үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз эшләрен 15 мартка кадәр youth.inst.rt@gmail.com электрон почтасына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны http//vk.com/youth_inst сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

15-30 март көннәрендә конкурсның жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Ә иң яхшы эш авторлары апрель аенда бүләкләнәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157376/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса