Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан Президенты Экологик икеайлык җиңүчеләрен бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципалитет җитәкчеләренә республика күләмендәге киңәшмәдә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 2018 елда санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Татарстан муниципалитетлары арасында Казан, Әлмәт һәм Сарман районнары алдынгылар булып танылган. Бүген республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципалитет җитәкчеләренә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика шәһәр округлары арасында Казан - 1нче урынны, ә Чаллы 2нче урынны алган. Шәһәр статусына ия муниципаль районнар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Әлмәт районы ирешкән. 2нче урында - Түбән Кама, 3нче урында - Минзәлә.

Гади муниципаль районнар арасында Сарман - 1нче урында,  Саба районы - 2нче урында, 3нче – Апас районы.

“Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсы Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган. Җиңүчеләрне һәм призерларны хокук бозу очракларын бетерүгә, экологик-яктырту һәм табигатьне саклау чаралары санына, гомуми гражданнар санының өмәләрдә катнашучы өлешенә һәм башка факторлар буенча ачыклаганнар, дип билгеләп үтелә табигатьне саклау ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса