Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Шәһәребедәге үзәк китапханәнең уку залында “Сәламәт Россия” дигән махсус күргәзмә эшли башлады

Сәламәтлек - Табигать-ана тарафыннан кешегә бирелгән иң олы бүләк һәм иң кыйммәтле хәзинә ул. Шуңа да без аны сакларга һәм кадерен белергә тиешбез. 2018 ел Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Бу уңайдан шәһәребедәге үзәк китапханәнең уку залында "Сәламәт Россия" дигән махсус күргәзмә эшли башлады....

Сәламәтлек - Табигать-ана тарафыннан кешегә бирелгән иң олы бүләк һәм иң кыйммәтле хәзинә ул. Шуңа да без аны сакларга һәм кадерен белергә тиешбез. 2018 ел Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде.

Бу уңайдан шәһәребедәге үзәк китапханәнең уку залында "Сәламәт Россия" дигән махсус күргәзмә эшли башлады. Ул ел дәвамында укучылар хозурында булачак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган вакытлы матбугат язмалары, китаплар белән яңартып торылачак.

Бу күргәзмәдә О. Борисовның - "Современные лекарственные средства" белешмәлеге дә; мануаль терапевт, медицина фәннәре кандидаты В. Ченцовның умыртка баганасы чирләреннән интегүчеләр өчен уникаль гимнастика күнегүләре дә; "Будь здоров", "Вестник ЗОЖ", "Предупреждение" вакытлы басмалары да урын алган. Сәламәтлек темасына бәйле сораулары булган, үз исәнлеген ныгытырга теләгән һәр кеше биредә, һичшиксез, файдалы мәгълүмат таба ала.

Сәламәтлек кешегә төрле шартларда да шәхес буларак саклану, үсү, хыялларны чынга ашыру һәм, гомумән, бу дөньяда матур һәм мәгънәле итеп, тулы канлы тормыш белән яшәү өчен кирәк. Сәламәт булыгыз!

Светлана КЛЕЦОВА,

үзәк китапханәнең уку залы әйдәп баручы китапханәчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса