Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Үсенте сайлыйбыз

Утыртма үсенте (саженец) - нәни агач ул. Бәләкәчне бала тудыру йортыннан нинди сөю һәм саклык белән алып кайтып, ка-дерләп үстерүебезне искә төшерик әле... Кем булып, нинди булып үсәр ул - барысы да безнең аңа нинди мөнәсәбәттә булуыбызга, нинди тәрбия бирүебезгә бәйле. Үсенте белән дә шулай: вакытлар үтү белән елның-елында сусыл,...

Утыртма үсенте (саженец) - нәни агач ул. Бәләкәчне бала тудыру йортыннан нинди сөю һәм саклык белән алып кайтып, ка-дерләп үстерүебезне искә төшерик әле... Кем булып, нинди булып үсәр ул - барысы да безнең аңа нинди мөнәсәбәттә булуыбызга, нинди тәрбия бирүебезгә бәйле.
Үсенте белән дә шулай: вакытлар үтү белән елның-елында сусыл, тәмле җимешләре белән сөендерә торган куәтле агач үсеп җитешергә мөмкин. Шул ук үсентедән җимешне бик аз бирә торган кәкре-бөкре агач үсүе дә ихтимал. "Начар орлыктан яхшы нәсел көтмә", - ди халык мәкале. Бик дөрес сүзләр. Булачак уңыш утырту чималының сыйфатына шактый ук бәйле. Шуңа да утыртма-үсенте сатып алганда, сез аны бик игътибар белән сайлап алыгыз.
Бакчачы, иң беренче чиратта, шуны истә тотарга тиеш: үсенте никадәр яшьрәк булса, ул яңа бакча шартларына шулкадәр җиңелрәк ияләшә һәм яхшырак үсеп китә. Әйтик, икееллык үсенте - өчьеллыкка, ә берьеллык үсенте икееллыкка караганда яхшырак үзләшә. Тамырларына игътибар итмичә, озынрак үсенте сатып алучы бакчачылар бик нык ялгышалар.
Үсенте сайлаганда, тамырларның торышына аерым игътибар итегез: казып алганда тамыр системасы никадәр тулырак сакланса, ул шулкадәр тизрәк үсеп тә китә. Тамырларның кипшермәгән, дымлы булуы да мөһим. Үз товарын ачыктан-ачык ачып салган: үсентене җиргә, асфальтка, автомашина кузовына тамырларын шәрә килеш калдырып тезеп куйган сатучылардан үсентеләр сатып алу дөрес булмас. Үсентене тамырларын сулы җир боламыгында тоткан, яисә һичьюгы аларны юеш киндер капчык белән каплап торган сатучыдан алырга тырышыгыз.
Үсентене көз көне сатып алганда, анда әле яфраклар сакланып калган булса, яфрак куенындагы бөреләргә зыян китерми генә, аларны коеп төшерергә кирәк. Үсентенең кайрысы җыерылып тормыймы икәненә игътибар итегез. Җыерылып тора икән, димәк, үсентене питомниктан күптән казып алганнар һәм ул кибәргә дә өлгергән.
Икееллык дөрес формалашкан алма, груша, слива, чия агачы үсентесенең инде кәүсә өлеше һәм төрле якка тигез булып таралган 3 - 5 скелет ботагы була. Ботакларның кәүсәгә берегү (дөресрәге, кәүсәдән үсеп чыгу) почмагы 90 градуска якын, һәрхәлдә 45 градустан да ким булмаска тиеш. Шуннан да кысынкырак почмак тәшкил итеп, текә үскән ботаклар киләчәктә, кәүсәгә начар береккән булу сәбәпле, җимеш авырлыгыннан аерылып, сынып төшәчәкләр.
Карлыган, крыжовник, кура җиләге кебек җимеш куаклары сайлаганда да шундый ук таләпләр кысасыннан чыгып эш итегез. Карлыганның җепселле-чуклы тамырлары яхшы үскән, ә җирдән өстәге өлешендә 1 - 3 яшь ботагы булырга тиеш.
Чия һәм слива үсентеләре сатып алганда аеруча сак булу таләп ителә. Сорты һәм нинди юл белән үстерелүе анык кына билгеле булмаган чия яки слива агачының тамыр үрентесен сатып алу кирәк түгел. Әгәр ул үренте ялгау юлы белән үстерелгән чия яки сливаныкы икән, ул сортсыз булачак, чөнки ашлап ялгаган агачларның ябалдашлары гына, ягъни ялгаган җирдән өске өлеше генә сортлы була, ә аның тамыр системасы һәм тамырдан үсеп чыккан үрентесе дә культуралы үсемлек булмый. Үзтамырлы, ягъни яшел бәбәктән тамырландырып үстерелгән чия белән слива үрентесе генә культуралы үсемлек була.
Үсентене сатып алгач, аны тизрәк бакчага утыртырга ашыгыгыз. Ниндидер сәбәпләр аркасында тиз арада утырта алмыйсыз икән, үсентене күләгә урында туфрак белән җиңелчә генә күмеп куегыз. Моның өчен авыш стеналы тирән булмаган чокыр казыгыз. Аның авыш стенасы көньякка караган булса, тагын да яхшырак. Үсентене авыш итеп канауга куегыз, тамырын һәм сабагының өчтән бер өлешен туфрак белән җиңелчә генә каплатып, күп итеп су салыгыз. Болай күмеп куелган үсентеләр 2 - 3 атна, ә кирәк икән, язга кадәр дә саклана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса