Раштуа: һәр гамәлнең – үз сере
Бәйрәм патшалыгын хәтерләткән үзәк балалар китапханәсендә "ТИКО" балалар студиясендә "Рождественка" дигән яңа курчак спектакленең премьерасы булып үтте. Ул ачыклык, тасвирлык һәм тылсымлыгы белән әкият яратучыларны җәлеп итте, чөнки Раштуа бәйрәме вакытында җырлар белән үткәрелә торган йолага багышланган иде. Ширма артында тамашачыларга курчак йөртүче балалар "колядки", "кояш әйләнеше" дигән һәм башка...
Бәйрәм патшалыгын хәтерләткән үзәк балалар китапханәсендә "ТИКО" балалар студиясендә "Рождественка" дигән яңа курчак спектакленең премьерасы булып үтте. Ул ачыклык, тасвирлык һәм тылсымлыгы белән әкият яратучыларны җәлеп итте, чөнки Раштуа бәйрәме вакытында җырлар белән үткәрелә торган йолага багышланган иде.
Ширма артында тамашачыларга курчак йөртүче балалар "колядки", "кояш
әйләнеше" дигән һәм башка бәйрәм сүзләренең асылын аңлаттылар. Сәйяр җырчы-музыкантлар балаларга алиһә Коляда турында сөйләделәр, ул рус авылларында йөри һәм халыкка туклык, бәхет, шатлык вәгъдә итә икән. Ә инде коляда юллап йөрүчеләр алиһә Колядага ярдәм итәргә тиешләр - аңа багышлап махсус җырлар җырларга кирәк. Төп геройлар: хуҗа белән аның хатыны җырчыларны, сәйяр музыкантларны, коляда юллап йөрүчеләрне йортларына чакыралар: "Безнең күңелне күтәреп, Коляданы табышмаклар, җырлар белән шатландырып китегез", - диеп үтенәләр.
Яшь артист-курчак йөртүчеләргә бер дә җиңел булмады. Балалар үзләре спектакльгә музыка сайлап алдылар, декорацияләр әзерләделәр, рольләрен өйрәнделәр. Балалар курчак белән эшләүне музыка уен коралында уйнау белән чагыштырдылар. Чөнки музыка коралында да оста уйнап була һәм ялгышып кую да бик ихтимал. Курчак театры артистларына да уйнаганда курчакта яшәү хәрәкәте кузгату, аның аша хисләрне җиткерү кыен. Ләкин артистларыбыз бик тырышты, озак вакыт әзерләнделәр. Тамашачылар җылы каршы алгач, үзләре дә бик шатландылар.
Алар әти-әниләренең, дусларының, яшьтәшләренең күңелләрен күтәрделәр.
Безнең студиягә йөрүчеләр менә шулай иҗат утында янып яшиләр, үзләре дә оталыкларын арттыра баралар, тамашачылар күңелен рухи яктан баеталар.
Рушания МОХТАРОВА,
китапханәче.
А. Пахомова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа