Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Программалар – гамәлдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 26 сентябрь көнне узган киңәшмәдә төзелеш һәм юллар салу, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралды.

Төзелеш тармагында
Республикада быел 1 миллион 659 мең квадрат метр торак төзелгән, еллык планның 70 процентка якыны үтәлгән, дип белдерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.
Хезмәтне саклау мәсьәләсе аерым урын алып тора. Ел башыннан бирле республикада хезмәт урыннарында 39 бәхетсезлек очрагы булган. Ни кызганыч, 14 очрак үлем-китем белән тәмамланган. ТР Дәүләт хезмәтне саклау инспекциясе үткәргән даими тикшерүләр нәтиҗәсендә (745 тапкыр төзелеш объект-ларында булган алар), хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 389 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 230 җәмгыять эшчәнлеге ике айга кадәр туктатылган, 19 миллион сумнан артык штраф түләтү турында карар чыгарылган.
Гражданнарны тузган торактан күчерү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Биредә тузган торактан күчерелә торган гаилә әгъзалары белән килешү төзү кирәклеге ассызыкланды. Бөгелмә мунициаль районында андыйлар - 52 гаилә. Әлегә алар белән төзелгән килешүләр саны канәгатьләндерерлек түгел. Әлеге эштә районнарга активлыкны арттыру кирәклеген ТР Премьер-министры Илдар Халиков кат-кат әйтте. Шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итү, инвестицияле торак төзү программалары да гамәлдә булуын белдерде министр.
 
Авыл хуҗалыгында

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге эшләрнең барышы турында сөйләде.
Сентябрь аеның җылы килүенең уңай яклары булган кебек, минуслары да барлыгын әйтте. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре бәрәңге һәм шикәр чөгендере культураларын алу белән мәшгуль. Шикәр чөгендеренең яртысына якыны инде җыеп алынган, тиз темпта барган җыю эшләре нәтиҗәсендә, заводлар аларны эшкәртеп өлгерә алмавын белдерде министр. Бәрәңге уңышы республикада гектарыннан уртача 235 центнер тәшкил иткән.
Район җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә исә М. Әхмәтов җирне эшкәртүдә тиешле технологияләрне кулланырга чакырды. Бигрәк тә җир сөрү эшенә игътибар бирүләрен сорады. "Ничаклы тирәнрәк итеп сөрсәк, яз һәм җәй көннәрендә дымны саклау өчен шулкадәр кулайрак булачак", - дип белдерде ул. Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында тиешле мәйданның 80 проценттан артыгы инде эшкәртелгән.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса