Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Пенсионерларның капиталь ремонт түләүләрен каплау өчен күпме акча бүленә?

РФ Премьер министры Дмитрий Медведев йортларны капиталь төзекләндерү түләүләрен компенсацияләүгә акча бүлеп бирү кагыйдәләрен җайга сала торган документка кул куйды. Төбәкләргә барлыгы 3,76 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Татарстанга федераль бюджеттан 29 миллион сум акча каралган. Документтан аңлашылганча, компенсация беркая да эшләмәүче ялгызы яшәгән яки эшләмәүче пенсионерлар белән гомер итүче,...

РФ Премьер министры Дмитрий Медведев йортларны капиталь төзекләндерү түләүләрен компенсацияләүгә акча бүлеп бирү кагыйдәләрен җайга сала торган документка кул куйды.

Төбәкләргә барлыгы 3,76 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Татарстанга федераль бюджеттан 29 миллион сум акча каралган.

Документтан аңлашылганча, компенсация беркая да эшләмәүче ялгызы яшәгән яки эшләмәүче пенсионерлар белән гомер итүче, яше 70тән узган пенсионерларга каралган. 70-79 яшьлекләрнең капиталь төзекләндерүгә тотылган түләүләренең - 50 %ы, ә 80 яшьтән өлкәннәрнең 100 %ы каплана.

Төбәкләр өлкәннәр турындагы мәгълүматларны Россия Төзелеш министрлыгына тапшырган һәм акча шуңа карап бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса