Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Минималь хезмәт хакы артты

2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакының күләме айга 9 489 сум тәшкил итә. Бу элекке күрсәткечтән 21,7 процентка артыграк дигән сүз. Тиешле вакыт эчендә эш нормасын үтәгән, хезмәт вазифаларын тиешенчә башкарып чыккан кешенең айлык хезмәт хакы (шул исәпкә компенсацион түләүләр, стимуллаштыру өстәмәләре дә керә) айлык минималь хезмәт хакы...

2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакының күләме айга 9 489 сум тәшкил итә. Бу элекке күрсәткечтән 21,7 процентка артыграк дигән сүз.

Тиешле вакыт эчендә эш нормасын үтәгән, хезмәт вазифаларын тиешенчә башкарып чыккан кешенең айлык хезмәт хакы (шул исәпкә компенсацион түләүләр, стимуллаштыру өстәмәләре дә керә) айлык минималь хезмәт хакы күләменнән, ягъни 9 489 сумнан да кимрәк була алмый.

Хезмәт хакы әлеге суммадан кимрәк булган, яисә аны "конвертларда" алучы бөгелмәлеләр "кайнар линия" телефонына шылтырата ала: 4-83-65 (эчке сан - 165). Шулай ук "Народный контроль" дәүләт мәгълүмати системасында "соры хезмәт базары" ("серый рынок труда) юнәлешендә мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса