Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен саклау өчен балага карата таләпчән булу кирәк, дип саный

"Балалар өйдә русча дәшсәләр, миң аларның әйткәнен "аңламыйм", - ди җырчы. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Татар эстрадасы артисты Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен гаиләдә саклау өчен балаларга карата таләпчәнрәк булырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде. "Минем балалар да рус балалар бакчасына йөри....

"Балалар өйдә русча дәшсәләр, миң аларның әйткәнен "аңламыйм", - ди җырчы.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Татар эстрадасы артисты Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен гаиләдә саклау өчен балаларга карата таләпчәнрәк булырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде.

"Минем балалар да рус балалар бакчасына йөри. Хәзер татар төркемнәре бик аз бит. Ә өйдә без татарча сөйләшәбез. Әгәр дә балалар бакчасыннан, мәктәптән кайткач, русчага кереп китсәләр, миннән русча сорасалар, мин эндәшмим. "Мин сине аңламыйм. Миңа татарча әйт, мин русча белмим", - дип әйтәм", - дип аңлатты җырчы.

Ландыш Нигъмәтҗанова балаларының үзара татарча аралашуын әйтте. "Бәлки, алар өчәү булганга, җиңелрәктер, алар үзара аралаша бит", - диде ул.

Балалар телне онытмасыннар иде дигән теләгем зур, диде Ландыш. Аның фикеренчә, балалар бакчасында баланың русча сөйләшә башлавы проблема түгел. "Өйдә дә русчага күчсә, "әй, ярар", дип кул селтәмәсәң, татарча аралашсаң, телне саклап калып буладыр. Катырак торырга кирәк", - дип саный ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/01/157180/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса