Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Халык гозерен тыңлап

Бөгелмәдә күпфатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау эшләре бара.

Горький урамы 5, 7нче йортлар һәм Фрунзе урамының 10, 12нче йортларын үз эченә алган ишегалдында эшләр башланып киткәнче, биредә юлларның торышын һәм эш планын Линар Закиров үз күзе аша үткәрде.

Безнең бу максатларга тотар өчен акчалата мөмкинлекләребез зур түгел, шуңа күрә һәр эшне кат-кат уйлап, үлчәп эшләргә кирәк. Бу ишегалдындагы юллар әллә ни начар түгел, моңардан да начар урамнар бар. Яхшырак урыннарын калдырып, кирәк булган урыннарда гына юл катламын яңартыгыз, – дигән йөкләмә бирде Линар Закиров Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка.

 Фрунзе урамының 12нче йортында яшәүчеләр, язын, көзен, җәен яңгырлы вакытларда ишек төбе су белән тула, дип зарлана. Шул зарны исәпкә алып, биредә су җыелмаслык итеп, асфальт җәяргә уйлаганнар. Ләкин әлеге йорт алдында җәелмә бетон кисәкләреннән тора. Линар Закиров бетон өстенә асфальт җәюне бөтенләү хупламады. Әлеге мәсьәләне башка юл белән хәл итәргә йөкләде.

Соңгы ике елда без 50дән артык ишегалдын рәткә китердек, быел 23 ишегалды капиталь ремонт программасына керде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк соңгы 50 елда бу беренче шундый төр капиталь ремонт программасы башкарыла. Быел 45 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде шул максатларга. Бөгелмәлеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен бу – бик җитди эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса