Изгелек җирдә ятмый
Бөгелмә районының Суык Чишмә авылы зиратының коймалары искереп, авып бара. Күмәк өмә вакытында җыелган авылдашлар белән зиратның коймаларын алыштыру турында киңәшләшеп, озакка сузмый ярдәм күрсәтә башлау турында уртак нәтиҗәгә килдек.
Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, авылдашлар, мөмкинлектән чыгып, акчалата ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. Изгелек җирдә ятмый диләр, барыбыз да, кайчан да булса, шунда барасы, безнең икенче өебез дә хәзерге йортларыбыз кебек төзек, чиста, матур булырга тиеш. Битараф калмассыз дип ышанабыз.
Илгизә ӘХМӘТОВА, Гүзәл ЗАКИРОВА.