Имин яшәү - кешеләр арасында үз урыныңны табып, максатчан яшәү дигән сүз. Халыкның наркотиклар кулланучы катламы һәрчак бу өстенлектән читтә кала килде.
Р. ХӘСӘНШИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте педагог-оештыручысы.
Бүгенге көндә төрмәләрдә утырган һәр биш җинаятьченең берсе таш зиндан эченә наркоисерткеч куллану сәбәпле эләккән. Җәмгыять үзгәрә, аның белән бергә наркоисерткечләрнең яңа төре барлыкка килә, соңгы вакытта "спайс"лар (теләсә кайсы киптерелгән үләнгә сеңдерелгән синтетик каннабиноид) күренә башлады, әмма нинди генә заманча исемнәр бирелмәсен, исерткечнең асылы һаман элеккечә, иске булып кала.
"Бөгелмә педагогия көллияте" белем бирү учреждениесенең 511 нче төркеме, "Наркотиклардан башка тормыш" республика акциясе кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфлары арасында әңгәмә үткәрделәр. Күрсәтелгән фильм мавыктыргыч сурәттә наркоколлыкның зарарын тасвирлады. Бу чараны эчтәлекле итеп үткәрүдә көллиятнең педагог-психологы А. Воробьева ярдәм итте. Шундый ук очрашуны "Ялкын" приютында оештыру күздә тотыла.